Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Уфагуб” эшенең мәхкәмә утырышлары башланды


27 сентябрь “Уфагуб” интернет сәхифәсендәге кайбер язмалар өчен гаепләнгән билгеле шәхесләр эшенең мәхкәмә утырышлары башланды. Бу эш Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә карала.

Тәүге утырышта ук хөкем ителүчеләр аларга карата булган гаепләүләрне кире каккан. Бу турыда гаепләнүчеләрнең берсе — Илдар Габдрафыйков ирештерде: “Без хөкем итүне кире кактык, чөнки бу — уйлап чыгарылган, ясалма эш. Безнеңчә, прокуратура хакимне үз ягына караткан, чөнки без прокуратура тикшерүчесен гаепләгән идек. Бу эш бик озак, берничә ел каралыр дип уйлыйм. Җиңү барыбер безнең якта булачак, чөнки кануннар бозмадык, гаделлек безнең якта”.

Әлеге вакытта бу эш нигезендә биш кеше гаепләнә. Алар арасында билгеле галимнәр дә бар. Алар — тарих фәннәре кандидатлары Илдар Габдрафыйков белән Игорь Кучумов. Калган хөкем ителүчеләр — эшмәкәр Николай Швецов, Константин Нестеров һәм журналист Сергей Орлов.
XS
SM
MD
LG