Accessibility links

Башкортстанда “Хизб ут-Тәхрир” әгъзалары хөкем ителде


Хөкем ителгән 6 кеше 2008 елда Уфада һәм Дүртөйле шәһәрләрендә “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами” (“Ислам азат итү фиркасе”) фиркасен оештырган. Мәхкәмә ике кешегә икешәр ел иректән мәхрүм итү, калганнарына ел ярымнан ике елга кадәр шартлы хөкем карарлары чыгарды.

“Хизб ут-Тәхрир” Русиядә 2003 елда террор оешмасы дип табылган һәм тыелган иде. Шул ук вакытта аның нинди дә булса террорчылык чараларында катнашуы хакында мәгълүмат юк. Әлеге фирканең максаты — мөселман булмаган хөкүмәтләрне таркатып, ислам хакимияте төзү һәм ахырда Бөтендөнья ислам хәлифәлеген оештыру.
XS
SM
MD
LG