Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:20

27 сентябрь көнне Сембер шәһәрендә коммунистлар тарафыннан каршылык чарасы оештырылды. Монда төрле өлкәләргә караган оппозицион шигарьләр яңгырады. Мәктәпләрдә, медицина өлкәсендә "оптимизация" исеме астында үткән үзгәрешләр дә читтә калмады.

“Оптимизация” дигән нәрсә шәһәрләрдә элегрәк узды инде. Ул вакытта бу коммунистлар игътибарыннан читтә калды, чөнки рус балаларына кагылмады. Бу юлы аз комплектлы рус авыллары мәктәпләренә дә чират җитте.

Килүчеләрне менә нинди шигарьләр каршы алды: "Морозов! Ришвәтче түрәләрне канат астыннан чыгарыгыз!", "Халык яхшы тормышка хокуклы!", "Халык турында кайгыртмаучы хакимиятне куарга!", "Прокурор! Ришвәтчеләрне җавапка тартыгыз!", "Путин белән Морозовны – отставкага!" һәм башкалар.

Шунысы игътибарга лаек: президент Медведев фамилиясе искә дә алынмады, аның турында бер генә начар сүз дә яңгырамады.

Коммунистлар мәгариф һәм медицина хезмәтен түләүле итүгә каршы

Чыгышлар шул ук шигарьләр юнәлешендә булды. Митингны КПРФ лидеры Александр Кругликов ачып җибәрде:

"Фәнне һәм мәгарифне бизнеска әйләндерергә ярамый. Бу бөтенләй үк дөрес түгел. Без мәктәптә балаларыбызны укыткан өчен түләргә тиеш булабыз. Бу икеләтә генә түгел – өчләтә түләү булып чыга".

Бу фикерләрне хуплап, укытучылар исеменнән Юлия Шерстнева чыгыш ясады. Александр Леонидович милицияне полиция дип атауга да кискен каршы чыкты:

"Бүгенге хакимият оятсыз рәвештә милицияне полиция дип атарга маташа. Бу омтылыш – полицайларга каршы көрәшкән ата-бабаларыбыз рухын пычратучы гамәл! Безнең өчен сүгенү сүзе генә булган атама милициягә карата халыкта нәфрәт уятыр өченме әллә?", диде ул.

Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы депутаты Алексей Куринной мәгариф һәм медицина хезмәтен түләүле итү тырышлыкларына каршы чыкты:

"Без 83нче федераль канунны кире алуны таләп итәбез! Укытучыларга һәм табибларга дәүләт хезмәткәре исемен бирергә кирәк. Путинның олигархик хөкүмәтен һәм Морозов җитәкчелегендәге өлкә хөкүмәтен – отставкага!

Өлкә кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов авылларда йөреп шушы канунны пропагандалап йөрде. Ветераннар җыелышында да катнашты. Тик анда бер генә ветеран да моны хуплап чыкмады. Ленин исемендәге Мемориаль үзәкнең дә исемен алыштырмакчылар.

Тимер юл вокзалы каршында укытучыларның каршылык чарасы билгеләнгән иде. Шуны булдырмас өчен, нәкъ шушы вакытка укытучылар семинары оештырдылар".

Әйтергә кирәк, бу көнне дә чара өчен мәйданны бер генә сәгатькә биргәннәр, шул ук вакытта Ленин мәйданында яшьләр төрле физкультура уеннары белән шөгыльләнде.

Митинг кабул иткән карарны Александр Кругликов бәян итте:

"Без 83нче санлы федераль канунның кире алынуын таләп итәбез. Социаль яктан мәгънәсез кануннар агымын туктатуны таләп итәбез. Өлкәдәге 5 мәктәпнең ябылуына юл куймаска. Укытучыларга һәм табибларга дәүләт хезмәткәрләре статусын бирүне таләп итәбез".

Башка милләтләр хакын кем кайгыртыр?

Митингтан соң Александр Кругликов, нигә соң сез бары тик рус халкы турында гына кайгыртасыз дигән сорауга, менә нинди җавап бирде: "Безнең илебез күпмилләтле һәм күпдинле. Алар турында хөкүмәтнең кайгыртуы да бер үк дәрәҗәдә булырга тиеш".

Таралышканда чарада катнашкан ике татар коммунистына бер үк сорау белән мөрәҗәгать иттек. Исемен дә әйтергә теләмәгән бер запастагы офицер, татарча яхшы белсә дә, русча гына аралаша. Сәбәбен менә ничек аңлатты: "Менә син миңа кунаккка килсәң, өемдә гел татарча сөйләшербез. Ә монда, урыслар каршында, татарча сөйләшергә ярамый. Бу – минем позициям".

Ә менә шундый ук элекке хәрби кеше Равил Гафуров ана телендә аралашудан тартынмый. Бу чараның берәр файдасы булырмы соң дигән сорауга ул менә ни диде: "Булыр иде, әгәр 300 түгел – 50 мең кеше булса. Ул вакытта хакимият тә халык белән санаша башлар иде. Ләкин күпчелек халык алман сәясмәне Бисмаркның бер гыйбарәсен белми: “Син сәясәткә тимәсәң, сәясәт үзе сиңа тиячәк”. Эш менә шунда гына", диде ул.

XS
SM
MD
LG