Accessibility links

Юрий Лужков Мәскәү җитәкчелегеннән алынды


Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү мэры Юрий Лужковны вакытыннан алда вазифасыннан алды. Лужков президент ышанычын югалткан.

Кытайда өч көнлек сәфәр белән йөрүче Медведев Шанхайда хәбәрчеләргә: ”Бу вазифадан читләштерү түгел, ә вазифадан алу. Бу мондый сәбәп белән вазифадан беренче мәртәбә алуым. Бу карар турында әллә ни әйтеп торырга да кирәкмәс, чөнки сәбәбе карарның үзендә үк күрсәтелгән. Русия Федерациясе президенты буларак минем Мәскәү шәһәре мэры вазифасында Юрий Михайлович Лужковка ышанычым бетте”, - диде.

Вакытлыча шәһәр башлыгы вазифаларын Мәскәү хөкүмәтендә Лужковның беренче урынбасары булган Владимир Ресин башкарачак.

Мәскәү хөкүмәте әгъзалары һәм административ бүлгеләр җитәкчелеге яңа шәһәр башлыгы билгеләнгәнче элеккечә эшләүне дәвам итәчәк.

Лужков “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгу турында гариза язган.

“Бердәм Русия” фиркасе җитәкчеләренең берсе Вячеслав Володин фирканең шәһәр башлыгы урынына президентка намзәтләр тәкъдим итәргә җыенуын белдерде.

“Башбаштаклыксыз һәм коррупциясез Русия өчен” исемле демокртаик коалиция исә Лужковның алынуы Русиядә төбәк башлыкларын сайлап кую тәртибен кайтару зарурлыгын күрсәтә дип белдерде.

Русия президентының матбугат вәкиле Наталья Тимакова президентның якын арада Лужков белән очрашырга җыенмавын әйтте.

Соңгы 18 елда Мәскәү шәһәр башлыгы булган Лужковның җитәкчелек мөддәте 2011 ел уртасында тәмамланырга тиеш иде.
XS
SM
MD
LG