Accessibility links

"Түгәрәк уен" яңа үрләр яулый


22-26 сентябрь Свердлау өлкәсендә “Түгәрәк уен” исемле III Бөтенрусия татар фольклоры фестивале үтте. Фестивальдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы бу милли-мәдәни чарага сәяси мәгънә салды.

Фестивальне ачу тантанасы шәһәр читендә урнашкан сәламәтләндерү комплексларының берсендә узган иде. Көзнең алтын бизәкләре арасында аллы-гөлле милли киемнәр киеп, бер түгәрәккә баскан татарлар күз камаштырырлык итеп, искиткеч манзара хасил итте. Якындагы урман-тугайларны яңгыратып, татар моңы агылды. Чын мәгънәсендә “Түгәрәк уен” башланды.

Кичке уеннар

Фестиваль програмы яхшы оештырылган


Фестивальнең ачылышында Свердлау өлкәсе мәдәният һәм туризм министры урынбасары Владимир Мантуров, Татарстан дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова, Свердлау өлкәсе “Урал татарлары” конгрессы идарәсе рәисе Ринат Садриев катнашты.

Дүрт көн буе эшләү дәверендә семинарлар, остаханәләр оештырылды, этнографик фильмнар күрсәтелде, бәйге програмнары үтте. Буш вакытта катнашучылар өчен Екатеринбур шәһәренең тарихи урыннары буйлап сәяхәт оештырылды.

“Урал татарлары” конгрессы җитәкчеләре фестивальне яктыртырга килгән Татарстан журналистларын өлкәнең төньяк, көнчыгыш, һәм көнбатыш төбәкләренә йөртеп, аларны андагы татар тормышы белән таныштырырга, хәтта алтын таба торган шахталарга да алып барырга мөмкинлек тапты.

Жюри әгъзалары иң яхшы дип тапкан коллективлар өлкәнең төрле шәһәрләрендә концертлар куеп халыкны сөендерде. Шулай итеп, кызу эш арасында фестивальнең кульминацион ноктасы – гала-концертка килеп җитү сизелмичә дә калды.

"Орчык өмәсе"

Өлкә хакимиятенең татарга игътибары артырмы?


Гала-концерт буласы 25 сентябрь көнне Свердлау өлкәсенең бар татар җәмәгатьчелеге түземсезлек белән көтте. Ул көнне Екатеринбурда беркөнлек рәсми сәфәр белән Татарстанның яңа президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Уралда яшәүче татарлар өчен бу искиткеч мөһим вакыйга булды.

Сүз Русиянең ике төбәге арасында социаль, икътисади, фәнни, мәдәни хезмәттәшлекне үстерү хакындагы кул куелган килешү турында гына бармый. Татарлар өчен иң мөһим нәрсә – Свердлау өлкәсенең яңа губернаторы Александр Мишаринның игътибарын татар темасына юнәлтү иде.

Кайбер рәсми булмаган чыганакларга караганда, аралашу вакытында президент губернатор игътибарын бу темага юнәлтә алган. Бөртек-бөртек салынган фикерләр инде үз шытымнарын да бирә башлады кебек: гала-концертта халык алдында чыгыш ясаганда, Александр Мишарин бу чара Уралда яшәүче татарларның милли мәгариф, мәдәни һәм башка милли ихтыяҗлары барлыгын күрсәтте һәм хөкүмәт бу эшләрдә актив катнашырга тиеш дигән фикерне ачык белдерде.

Татарстан мәдәният министры З.Вәлиева, Свердловски өлкәсе мәдәният һәм туризм министры А.Бадаев

Аерым алганда, “Безнең халыкларыбыз гомер-гомергә дус, тату яшәгән, хәтта биюләребез дә әнә ничек бер-берсенә үрелеп бара. Свердлау өлкәсендә төп халык булып яшәүче рус һәм татар халыкларының гореф-гадәтләрен саклау өчен бар нәрсә дә эшләнәчәк”, диде Мишарин.

Түгәрәк уен башка милләтләргә дә кызык булды

Чынлап та, концертның башындагы прологта Урал дәүләт рус халык хоры һәм Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре бер-берсенә аваздаш булып, чыгышларын үреп, чын осталыкларын күрсәтте. Алардан соң фестивальдә җиңүчеләр чыгыш ясады. Халык күңеленең иң тирән почмакларында сакланган байлыкны чагылдырган бу чыгышлар үзләренең табигыйлеге, гадилеге, самими илаһилыгы белән күпләрнең күңеленә үтеп керде, күзләрне яшьләндерде. Олылар яшьлеген, урта яшьтәгеләр бала чакларын искә алып утырдылар. Зал тутырып килгән халык белән сәхнә арасындагы бәйләнеш аерым бер якты нур булып, һәрдаим сизелеп торды.

"Сәрдәрия" ансамбле

Татарстан президенты бүләге – “Сәрдәрия” ансамбленә

Концерт барышында күңелләрне дулкынландырган тагын бер вакыйга булып алды. Свердлау өлкәсе Әрәкәй авылыннан “Сәрдәрия” ансамбле президент бүләге – FIAT Dukato автобусына лаек булды. Ярты гасырдан артык тарихы булган бу ансамбль – чынлап та Урал татарларының үзенчәлекле фольклорын түкми-чәчми саклап калып, халыкка җиткерүче коллектив. Үзебезнең коллективның Русия күләмендә иң яхшы дип табылуы Урал татарларының күңелендә чиксез горурлык тудырды.

Концерттан соң тамашачылар Екатеринбур шәһәре сәхнәләрендә мондый күмәклекнең, мондый ихласлыкның булганы юк иде әле дип, оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

Күпме күңел җылысы, рухи һәм матди чыгымнар салынса да, оештыручылар үзләре дә бу чарадан бик канәгать калды. Русиянең иң куәтле ике төбәге җитәкчесе катнашу татар фольклоры фестиваленең сәяси үлчәмен биниһая зур дәрәҗәгә күтәрде, татарның абруен арттырды.
XS
SM
MD
LG