Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:21

Амурдагы Комсомольскида Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының икенче төбәкара конференциясе узды. Бу җыен "Ерак Көнчыгыштагы татар мәдәниятенең халыклар аралашуына һәм социаль үсешенә тәэсире" дип аталды.

Җыенга Казан кунаклары, Хабаровски төбәге һәм Амурдагы Комсомольски шәһәр хакимияте, Ерак Шәрыктагы барлык татар иҗтимагый оешмаларының вәкилләре җыелган иде. Залда яшьләр дә, ак яулыклы әбиләр дә бар иде. Чара Амур дәүләт гуманитар-педагогик университет бинасының конференц-залында үтте.

Җыенны Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллин ачып җибәрде һәм аны “тарихи вакыйга” дип атады.

Конференциядә катнашучыларны Хабаровски төбәгенең дини һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә өчен җаваплы хезмәткәр Михаил Свищев, Амурдагы Комсомольски хакимияте башлыгы урынбасары Юлия Мацко, мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгения Салова, Амур дәүләт гуманитар-педагогик университет ректоры Александр Шумейко котлады.

Чыгышларда “татар оешмалары тагын да яхшырак эшләсен, кылган гамәлләре халыклар дуслыгын үстерүгә китерсен, туган тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне өйрәнү белән беррәттән Ерак Көнчыгышта яшәүчеләрдә толерантлык хисләре дә тәрбияләсен иде”, дигән теләкләр яңгырады.

Җыенда Татарстан кунаклары


Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов исә татарларны бик күңелле итеп туган телдә сәламләде. Ул Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы җитәкчесе Рөстәм Абдуллинга, Хабаровски милли оешма җитәкчесе Сәрвәрдин Туктаровка, Амур педагогик университет ректоры Александр Шумейкога Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән җибәрелгән рәхмәт хатларын тапшырды. Аннары Фәрит әфәнде рус телендә җыенны оештыручы һәм анда катнашучыларга рәхмәтен белдерде.

Җыенда катнашучыларга Казан кунагы җырчы, Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров татарча һәм русча музыкаль күчтәнәч бүләк итте.
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Фәрит Мифтахов авиазавод музеенда

Конференциядә мөһим темалар күтәрелде


Амурдагы Комсомольскиның Н.Островский исемендәге үзәк китапханә мөдире Рәфидә Шарангович-Хәйретдинова мәдәният оешмалары милли җәмгыятьләр белән берлектә үткәргән чаралары турында сөйләде.

Чарада катнашучылар Хабаровски имамы Кузнецов Хәмзә хәзрәт, Амурдагы Комсомольски шәһәр башлыгы киңәшчесе Иван Лаврентьев чыгышларын да йотлыгып тыңладылар.

Гомумән, түгәрәк өстәл калыбына салынган сөйләшүне Комсомольски милли оешма әгъзасы Оксана Гайнетдинова бик җанлы алып барды.

Җыенда катнашучылар түбәндәге темаларга фикер алышты:

- Русиядә җанисәп: проблемнар һәм аларны чишү юллары;
- Милли мәдәниятне саклауда яшьләрнең роле;
- Мәдәният учаклары һәм милли оешмаларның үзара бәйләнеше;
- Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессы иҗтимагый мөһимлеге һәм аның киләчәге.

Татар оешмалары алдагы эшләрен планлаштырды


Конференциянең икенче өлешендә Ерак Шәрыктагы татар оешмалары вәкилләре үзләре башкарган эшләрне санап, киләчәктәге эш планнары, проблемнары белән уртаклашты.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда түбәндәге тәкъдим-ниятләр бар:

- Ерак Көнчыгыш милли оешмаларында җанисәпкә әзерләнүне активлаштырырга;
- Татарлар арасында аңлату эшләре алып барырга;
- Милләтләр берлеге (союз национальностей) булдырырга;
- Ерак Көнчыгыш тарихына караган мәгълүмат җыентыгы төзергә;
- Ерак Көнчыгыш татарлары турында китап чыгарырга;
- Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының конференциясен ел саен чиратлап төрле төбәктә үткәрергә.

Соңрак конференциядә катнашучылар өчен Амурдагы Комсомольскиның авиазавод музеена сәяхәт оештырылды.

Икенче көнне конгресс кунаклары Амурдагы Комсомольски тарихында беренче кат үткәрелгән татар милли туенда булды.

XS
SM
MD
LG