Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:12

Халык санын алу һәрвакыт илнең социаль тормышы, яшәү, эшләү шартлары, милләтнең зур яки кече булуы чагыла торган көзге хезмәтен үти. Быелгы җанисәп татар халкының бүгенге халәтен яктыртачак.


Римзил Вәли.
"Башкортстан" газеты "Татарстаннан ниндидер төркемнәр мәдәният көннәре үткәрергә киләләр, бушлай китап, газет тараталар", дип язды. Бу дөресме? Чыннан да, Татар конгрессыннан Башкортстанга җанисәп алдыннан үгетләп йөрүчеләр бардымы?

Саша Долгов. Бөтендөнья татар конгрессы Русия төбәкләрендә татар мәдәнияте көннәре үткәрергә төркемнәр оештырган. Әмма бу төркемнәрне төбәкләрдәге милли оешмалар җирле хакимият белән берлектә чакырып китереп, алдан әзерләнгән залларда кабул итәләр. Әмма Башкортстаннан мондый тәкъдимгә җавап бирүче булмаган. Ризалык бирелмәгәч, шәһәрләрдә, районнарда биналар тәкъдим ителмәгәч, Башкортстанда татар мәдәнияте көннәре оештырылмады. Алдан әзерләнгән төркем сәфәргә чыкмады. Башка бер генә төбәктән дә андый мөнәсәбәт белдерелмәгән.

Римзил Вәли. 2002 елдагы җанисәп алдыннан да, әле дә Башкортстанга Татарстаннан килгән артистларны мәдәни чараларга кертмиләр, дигән мәгълүмат дөрес булып чыгамы?

Саша Долгов. “Башкортстан” газетында алар котырта, Казан вәкилләре (чынлыкта алар килмәсә дә) мәгълүматлары дөрес түгел дип "Гади хат" бастырган. Бу, минемчә, татар мәдәнияте көннәре үткәрү тәкъдименә Башкортстан хакимиятенең рәсми җавабы була ала. Берьюлы башкорт корылтае кая карый, дигән тәнкыйть сүзләре дә әйтелә. Чынлыкта аңлату эшләре белән шөгыльләнүче иҗади төркем Башкортстанга китмәде.

Римзил Вәли. Мескенләнмик, Башкортстан татарлары мәдәният, милли үсеш ягыннан алга киткән. Кайвакытта алар үзләре Татарстанга килеп ярдәм итәрлек. Булачак артистлар, шагыйрьләр белем алу өчен һәрвакыт Казанга килделәр. Бәлки хәзер кайбер яшьләргә Казанга укырга килер өчен ярдәм итәргә кирәктер. Чөнки соңгы вакытта Башкортстаннан Казанга килүче журналистлар, язучылар кимеде. Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Башкортстан татарлары” дигән җырда әйтелгәнчә, “Булдылар, барлар, булырлар, Башкортстан татарлары!". Әйдәгез әле, башка төбәкләргә дә күз салыйк.

Алия Сабирова. Әстерхан өлкәсендә татарлар бер меңгә кимегәннәр. Анда татарлар тарихи урнашканнар бит. Бу өлкәдә татар авыллары бар, милли тормышлары гөрләп тора. Монда саннарны алмаштыру кебек әйберләр юктыр, дип уйлыйм. Чыннан да, алар демография рәвешендә кимегәннәрдер.
Алия Сабирова

1926 елдан 1937 елга хәтле, 1937 елдан 1956 елга кадәр татарлар санында авыр сугыш еллары булса да, 12% үсеш күзәтелгән. Сугыштан соң 16%ка үсеш булган. 1979 елда кимегәннәр. Аннары 1989 елда тагын татарлар саны 10%ка үскән.

Римзил Вәли. Үзгәртеп кору елларында партия һәм дәүләт басымы бераз йомшарды. Чагыштырмача демократик шартларда күпләр ничек тели, шулай язылды һәм нәтиҗәдә Башкорстандагы татарлар саны 28%ка кадәр үсте.

Алия Сабирова. Татарларның саны 10%ка үсештән соң кинәт кенә соңгы сан алу вакытында 1-2%ка булса да артырга тиеш иде. Саннарны алмаштыру сәясәте аркасында татарларны бетәләр дип күрсәтәләр. Минемчә, халык арасында агитация эшен алып барырга кирәк. Татар кешесенең үзеннән дә тора. Әгәр дә ул үзе тели икән, үзен татар итеп яздыра. Милли үзаңның түбән булуы да шундый саннарга китергән.

Римзил Вәли. Дөрес итеп санау-санамау аерым мәсьәлә. Бу җанисәптә кеше үз кулы белән язарга хаклы. Кешенең кулы авыртса, сукыр булса, бик карт булса, әйтеп яздыра.

Ләкин хәзер катлаулы процесслар бара. Авыл-авыл карт кызлар, яки өйләнмәгән егетләр ялгыз яши. Гаилә кормау, балалар үстермәү - татарча яшәү рәвеше түгел.

Алия Сабирова. Дөрес. Күчеп кайтучылар да бар. Күп кешеләр Балтыйк, Себер якларыннан кайта. Акыллы, милли үзаңлы, талантлы яшьләр Казанга кайталар. Бүген татар кешесе өчен татар булып язылуның татар булып язылмаудан аермасы бармы? Аңа барыбер түгелме соң?

Саша Долгов. Бөтен нәрсә татар булып язылу-язылмаудан гына тормый бит. Русиядә кайбер социаль мәсьәләләрне объектив чагылдырмыйлар. Шалт итеп сәясәт килеп тыгыла да, шуның белән эш бозылып китә. Мондый шартларда милләт, мәдәният, мәгърифәт турында ачык һәм төгәл мәгълүматлар таба алмыйсың. Татар яшьләре форумының мөрәҗәгате кабул ителде. Анда шундый фикер әйтелде: “Татарстан президентының атамасын бөтен татар халкы хакына калдырыйк”. Ягъни Татарстан президенты Татарстанга гына түгел, ә бөтен татар халкына кирәк дигән сүз. Әгәр дә Русия татарлары бу җанисәптә икенче урынны саклап кала алса, Татарстанга Мәскәүдән сәяси яктан котылуы һәм каршы торуы җиңелрәк булыр.

Ни өчен Татарстанда җанисәп алдыннан җыеннар үткәреп йөриләр? Җитәкчеләрнең үзләренә аякларына бәрә башлагач, халыкның кирәге чыга. Ләкин безнең халык җанисәпкә бөтен күңелен биреп әзерләнсә, яхшырак булыр иде.

Алия Сабирова. Шул ук Иркутскида татарча белмәгән, татар телевидениесен карамаган, татар матбугатын укымаган татарлар күп. Аларга татарлык кирәкми. Шуңа күрә, андый кешеләргә татар булып язылдымы, юкмы, аларга барыбер. Шундыйлар бездә күп. Әйтик, әгәр дә андый кеше татар булып язылса, аңа акча түлиләр икән, яки, аның телевидение каналлары арта, яки мәктәпкә компьютер кайтарып куялар икән, яки баласы татар мәктәбендә яхшырак белем ала икән, әлбәттә, аның татар буласы килер. Ә хәзер кешегә барыбер: татар булып язылса да, язылмаса да, аның тормышы үзгәрми.

Римзил Вәли
Римзил Вәли. Татарлар күмәк, тупланып яшәгән төбәкләрнең тормышы башкача. Шул ук Удмуртиядә татар автономиясенең позициясе, яки Самар өлкәсендәге Гали авылы тормышы. Татарлар күмәк, хәлле, үрчеп яшәгән урыннарда тормыш үзгәрә. Алия ханым әйткән үзгәрешләр, телевидение, уку мөмкинлекләре – нәкъ шулай эшләнә бит. Татарлар булганга күрә иярченле телевидениебез бар, уку йортларыбыз бар. Димәк, шушы мөмкинлекләрне куллану гына кала.

Саша Долгов. Алия әйтте: язылды ни, язылмады ни? Чит төбәкләрдә, бигрәк тә мишәрләр күп яшәгән төбәкләрдә (Чувашия, Түбән Новогород, Самар) халык җыелып, берләшеп яши. Аларга куркыныч янамый. Ләкин кайбер төбәкләрдә мәчет салырга рөхсәт бирмиләр. Әйтик, Ивановода сиңа әйтәләр: “Әти-әниең урыс булса да, син татар булып языл. Чөнки татарлар аз булу сәбәпле безгә икенче, өченче мәчетне салырга рөхсәт бирмиләр”. Шуңа күрә, әгәр дә кеше үз милләтен күрсәтсә, аңа хөкүмәттән кирәк әйберләрне сорау җиңелрәк булыр.

Алия Сабирова. Кешенең татарлыкка ихтыяҗы булса, ул татар булып языла.

Римзил Вәли. Милли үзаңы да булса. Русияда икенче халык дигән сүз белән һәм шушы аргумент белән ничә ел торабыз. Ул бетсә, татарга мөнәсәбәт, татар белән санлашу Русия күләмендә бетәчәк.

Алия Сабирова. Милли үзаңны башта тәрбияләргә кирәк.

Римзил Вәли. Шуңа күрә Татарстан әлеге дәрәҗәне яулады. Казанны өченче башкала дип әйтәләр. Аның артында безнең бабаларыбыз тора, татар дәүләтләре тора. Шуңа күрә үзеңнең әти-әниең, гаиләң, шәһәрең, республикаң, үз милләтең горурланырлык булмаса, ул тормышмыни? Шуңа күрә мин аны бик көчле фактор дип уйлыйм.

Зиннәт Кадыйров. Тыңлап утырдым да, Алия ханымның сүзләре дөп-дөрес. Мин күптән түгел Төмән өлкәсендә булдым. Бик күп яшьләр, студентлар җыелды. Мин аларга сорау бирдем: сез татар булып языласызмы? Алар, бу безгә нәрсәгә кирәк, дип әйттеләр. Аларга барыбер. "Әгәр дә без татар булып язылабыз икән, безгә матди яктан бер нәрсә дә булмый. Институт бетергәч, эш юк, фатир юк", диләр.
Зиннәт Кадыйров


Римзил Вәли.
Эшкә урнашканда татар дигән графа юк, паспортта да юк.

Зиннәт Кадыйров. Татарларны аңлы рәвештә ник бүләләр? Татарлардан хәзер курка башладылар. Карагыз, прибалтлар китте, грузиннар сикерделәр, хохоллар очтылар. Беркем калмады. Урыстан башкасы кем бара? Саны белән, акылы белән татарлар бара. Русия юк, федерация бар. Хәзер нәрсәгә килеп җиттек? Президент дигән сүзне алырга телиләр. Мин кая торганымны белмим. Русияме? Федерацияме? Мин татар кешесе, мин мөселман кешесе. Миңа федерация кирәк.

Римзил Вәли. Без мескенләнсәк тә, әйбәт урыннарда утырган акыллы кешеләр, байлар арасында татарлар күп.

Мин Зиннәт Кадыйровның бөтен яктан безне бетерергә торалар дигән сүзләре белән килешмәс идем. Универсиада бездә үтә, меңъеллыкны бергә үткәрдек. Мәскәүдә дә федерализмны яклаган кешеләр бар. Скинхедлар, фашистлар да бар. Әгәр дә саныбызны, тарихыбызны белмәсәк, әлбәттә, безнең белән санашмаслар.

Алия Сабирова.
Килешәм, милли үзаңны үстергәндә генә без сан алу алдында мондый хәлне дә көтмәячәкбез. Хәзер татарларның милли үзаңын үстерү бара. Яшьләр арасында милли үзаң бик үсә. Интернет мөмкинлекләре аша без аларга мәгълүматны җиткерә алабыз. Шуңа күрә киләсе сан алуны без куркып көтмәячәкбез.

Саша Долгов
Римзил Вәли. Һәр авылда һәр татар оешмасы үзен санарга хаклы. Хәтта бөтен татар милләтенең электрон адресын, мобиль телефоны булган белешмәне эшләргә дә безнең мөмкинлегебез бар. Беркем дә сезне үз шәһәрегездәге, авылыгыздагы татарларның исемлеген төзүне тыймый. Шуңа күрә сез Русия күләмендә санамагыз. Үзегезнең урамыгызны, авылыгызны, шәһәрегезне санагыз.

Саша Долгов. Алия дөрес әйтте. Чыннан да, киләсе сан алуны куркып көтәргә кирәкми. Безгә икенче сан алуга кадәр Татарстанның Русиядә тоткан дәрәҗәсен билгеләргә кирәк. Бигрәк тә татар-башкорт мөнәсәбәтен, уртак киләчәге өчен араларны җайларга кирәк.

Римзил Вәли. Академик Таһировтан җанисәп көннәрендә нишләргә соң дип сорадым. Һәркем үзенең милләте янына, авылы янына кайтып, күзәтеп, карап, күңеленә сеңдереп, истәлекләр язарга әзерләнеп торсын иде, диде ул. Җанисәп алу вакытында хокуклар бозылса, аларны фото, видеога төшерергә, беркетмәләр төзеп алырга кирәк. Тарихка калсын. Кайбер урыннарда бик дөрес саналмаса, алар турында бәхәскә керергә, мәхкәмәгә бирергә була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG