Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Орлов Калмыкстан башлыгы итеп расланды


Калмыкстан парламенты Алексей Орловны республика башлыгы итеп раслады.

Моңарчы республика премьер-министрының беренче урынбасары булган Орловны парламентта раслауга Русия президенты Дмитрий Медведев тәкъдим итте.

Калмыкстанны 1993 елдан бирле җитәкләгән Кирсан Илюмжинов бишенче мөддәткә республика башлыгы булып калырга җыенмавын белдерде.

Бүген Калининградта өлкәнең яңа башлыгы Николай Цуканов вазифага керешә, Нальчикта исә Кабарда-Балкар республикасы президенты итеп икенче мөддәткә расланган Арсен Каноковның инаугурациясе үтә.
XS
SM
MD
LG