Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Молдовада вакытыннан элек парламент сайлау үтәчәк


Молдовада президент вазифасын башкаручы Михай Гимпу парламентны тарату турында карар чыгарды.

Вакытыннан элек сайлау 28 ноябрьдә үтәчәк.

Былтыр сайланган парламент инде ике мәртәбә республика президентын сайлый алмады.

Парламентны таратуга юл куймау өчен хакимият коалициясе 5 сентябрьдә конституцияне үзгәртү референдумы оештырды.

Анда президентның бар халык тарафыннан сайлануы тәкъдим ителгән иде. Әмма сайлаучылар аз катнашу сәбәпле референдум нәтиҗәләре гамәли дип саналмады.

XS
SM
MD
LG