Accessibility links

Пакстан НАТО һава һөҗүмнәренә ризасызлык белдерә


Пакстан үз җирендә НАТОның сугышчыларга каршы хәрби чаралар үткәрүен илнең суверенлыгын бозу дип ризасызлык белдерде.

Пакстан тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә Әфганстандагы халыкара көчләрнең мандаты Әфганстан чикләре белән чикләнә диелә.

Шимбә көнне халыкара көчләрнең боралаклары Пакстан ягыннан чик янындагы әфган хәрбиләрен утка тотучы сугышчыларга һөҗүм итте. Нәтиҗәдә иллеләп сугышчы үтерелде.

Моннан тыш АКШның читтән идарә ителүче очкычлары еш кына Пакстан җирендәге сугышчылар ныгытмаларын утка тота.
XS
SM
MD
LG