Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күпмәдәниятле мәгариф – этник эгоизмга каршы


Казандагы 33нче мәктәптә татар теле дәресе бара.
Казандагы 33нче мәктәптә татар теле дәресе бара.

Туган телеңне, халкыңны, мәдәни мирасны, гореф-гадәтләрне якынрак күрү этник эгоизм булып бәяләнмәсме? Казанга татар теле һәм әдәбияты укытучыларының V Бөтенрусия корылтаена килгән укытучылар күпмәдәниятле (поликультур) мәгариф проекты белән дә танышты.

Төмән өлкәсендәге Ямбай авылының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Иркәм Гайсина да Казанга укытучылар корылтаена килгән. Төмән өлкәсе мәгариф департаменты, Төмән районының мәгариф идарәсе һәм мәктәп җитәкчелеге өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләре “артык кашык” кебек дип белдерә ул.

“Татар сыйныфында укучы балаларның дәресләре атнасына 2 сәгатькә артыграк була. Урыс сыйныфында укучы балалар кайтып киткәндә, безнең татар сыйныфында укучылар тагын 1-2 сәгатькә кала. Ә 7дән алып 9нчы сыйныфта укучылар шимбә көнне мәктәпкә килергә мәҗбүрләр. Менә шунысы бик авыр”, ди Гайсина.

Ямбай Төмән шәһәренә үк терәлеп торган тарихи татар авылы. Хәзер монда яшәүче халыкның 30%лабы башка милләттән. Мәктәпләрендә 400гә якын бала укый. Гайсина сүзләренчә, һәр ел саен ике - татар һәм урыс сыйныфларына укучылар туплыйлар. Татар сыйныфлары урысныкыннан өстәмә татар теле һәм әдәбияты дәресләре булу белән генә аерылып тора.

Өстәмә татар теле һәм әдәбияты дәресләре кергәнгә укучылар татар сыйныфларында укымас өчен аяк терәп каршы икән. Ата-аналар, әби-бабалары белән сөйләшеп, аларны ризалаштырып кына татар сыйныфлары туплый алабыз, ди Гайсина.

Ямбай мәктәбендә беренче сыйныфта татар теле бөтенләй укытылмый. Бары тик 2нче сыйныфтан 11нчегә кадәр атнасына бер сәгать татар теле, бер сәгать әдәбият керә.

Татарстанда әзерләнә торган күпмәдәниятле мәгариф проекты хупланып Русиянең татарлар яшәгән төбәкләренә дә барып җитсә, бүгенге хәлгә караганда күпкә яхшы булачак бит, дип белдерде Иркәм Гайсина. Укытучылар Русия төбәкләрендәге мәгариф җитәкчеләренең милли мәгарифкә карашы үзгәрер, татар теле һәм әдәбияты дәресләре артыр дип өметләнә.

Төрек-татар лицейлары күптән инде поликультур


Корылтайга килгән укытучыларның бер өлеше Казанның 33нче мәктәбендә күпмәдәниятле мәгарифнең ничегрәк булачагы турында Флер Гыйлемшиннан ишетте. Ул Татарстанның милли мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.
33нче мәктәп укучылары Русиядән килгән укытучыларны каршы ала

Әлеге мәгариф проектын Русиянең 3 төбәге әзерли. Көньяк Осетия, Татарстан һәм Чечня. Татарстан бу эшкә 2009 елда керешкән. Балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныфлар өчен уку-укыту әсбаплары әзер инде. Татарстанның кайбер мәктәпләрендә күпмәдәниятле мәгариф проектын сынауга керешкәннәр.

Флер Гыйлемшин сүзләренчә, уңышлы дип табылган очракта тәҗрибә Татарстанга гына түгел, ә Русиянең татарлар күп булып яшәгән төбәкләренә дә таралырга мөмкин.

“Яңа федераль стандартлар буенча урыс мәктәпләрендә туган телне укытуга атнага 3 сәгать вакыт каралган. Күпмәдәниятле укыту системасы булганда башлангыч сыйныфларда укыту ике телдә: туган телдә һәм урыс телләрендә барса, югары сыйныфларда инглиз яки француз кебек чит телләрнең дә керүе күздә тотыла”, Гыйлемшин.

Баксаң, күпмәдәниятле мәгарифнең иң югары үрнәге Татарстанда булган икән инде. Ул - төрек-татар лицейлары, ди Гыйлемшин. Билгеле булганча, бу белем бирү йортларында татар теле һәм урыс теле фән буларак кына керә. Ә нигезгә төрек теле һәм инглиз теле алына.

Русиянең күп мәдәниятле мәгарифе нигезендә урыс һәм милли тел мисал өчен, татарлар күп булып яшәгән төбәкләрдә татар теле, булырга тиеш кебек. Әлеге яңалык белән укучы балалар урысча белгән кебек теттереп татарча да сөйләшә алырмы? Әлегә бу сорау гына булып кала.

Төрле мәдәни кыйммәтләр нигезендә күп телләрне өйрәнүне нигез итеп алган бу системаның тагын бер таләбе бар икән. Ул – поликультура – этник эгоизмга каршы диелгән. Туган телеңне, халкыңны, мәдәни мирасны, гореф-гадәтләрне якынрак күрү этник эгоизм булып бәяләнмәсме?
XS
SM
MD
LG