Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужковтан татарларга файда булдымы?


Мәскәү мэры Юрий Лужков Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев кебек “матур китә” алмады. Медведев аны президент ышанычын югалткан өчен эшеннән алды. Лужковның татарларга карашын берьяклы гына дип бәяләп булмый.

Элекке Мәскәү мэры Юрий Лужковның әле моннан бер-ике атна элек кенә эшеннән алынуы ихтимал хәл кебек күренсә, дүшәмбе аның бер атналык ялдан соң кабат хезмәт урынына чыгып киләчәккә планнар билгеләве һәм үз теләге белән эштән китмәү сүзләре бу фаразларны юк иткәндәй булды.

Хакимияттәге күп кенә үзгәрешләр кинәт булган кебек, (Русия президенты Дмитрий Медведевның Татарстан президентлыгына намзәт итеп Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итүе дә шулай көтмәгәндә булган иде) Лужковның эштән алынуы да “инде барысы да тынычлана башлады” дигәндә булды.

Яхшылык белән китмәсәң...

Президент сүзчесе Наталья Тимакова субъект башлыкларының ике юл белән китә алуын әйтте. Аның беренчесе үз теләге белән, ә икенчесе президент ышанычын югалтуы сәбәпле. Лужков беренчесен сайламагач, аңа инде икенчесе калуын ассызыклады сүзче.

Әйтергә кирәк, Дмитрий Медведев үз президентлык чорында әле мондый карарны беренче тапкыр куллана. Әгәр элекке президент Владимир Путин әлеге юл белән берничә җитәкчене эшеннән алган булса, Медведев чорында “президент ышанычын югалткан” өчен җибәрелгән губернатор булмады.

Медведевның Ельцин чорындагы төбәк җитәкчеләрен әкрен генә урыннарыннан алачагы турында инде сүзләр күптән йөрде. Русия президенты хакимияткә яшьрәк җитәкчеләр килергә тиешлеген ассызыклап моны үзе дә яшермәде. Элегрәк 20 ел идарәдә булган Татарстан, Башкортстан президентлары да алмаштырылган иде. Әгәр Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев вәкаләте чыккач китсә, Башкортстан президенты һәм Мәскәү мэрын алмаштыру өчен аларның вазыйфалары вакыты чыкканын да көтеп тормадылар.

“Ватан” халык демократия партиясе җитәкчесе Мөхәммәт Миначев сүзләренчә, Лужков белән чагыштырганда Шәймиев тиешле вакытта, матур итеп һәм үзенә файда белән китә белде.

Шул сәбәпледер, Шәймиевнең “Бердәм Русия” фиркасенең югары вазыйфасында - шураның бюросы әгъзасы булып калу мәсьәләсе дә алай зурлап күтәрелмәде. Лужковның исә “президент ышанычын югалткач”, анда калу ихтималлыгы да бик түбән булуы әйтелде.

Һәм чыннан да Юрий Лужков инде югары шурага үзенең партиядән чыгуын белдереп мөрәҗәгать тә иткән. Шулай ук ул анда журналистларны аны “каралтуын”нан зарланып, партия үз вәкилен яклап, бу ялганны туктату өчен бернинди чара күрмәгәнлектән зарланган.

“Яблоко” партиясе башлыгы Сергей Митрохин исә Лужковның Медведев сүзенә тиз генә бирешеп, эшеннән үзе китмәвен зур батырлык дип саный. Шәймиев белән Рәхимов һәм башка җитәкчеләрнең берсе дә бу юлны сайламады.

Лужков Казанга биргән вәгъдәсендә тормады

Лужков моннан 3 ел элек Мәскәү Сабан туенда катнашканда, үз чыгышын “Исәнмесез, кадерле дуслар” дип татарча башлаган иде. Шунда ук ул анасы тумышы белән Башкортстаннан булуын әйтте. Һәм һәрбер урысны кырып кара, аннан татар чыгачак дигән әйтемне искә төшереп, “мине кырып та торырга кирәкми, барысы да йөземдә язылган” диде ул. Шулай ук Лужковның татарларны Мәскәүнең төп халкы дип тә атавы да күп кенә андагы милләттәшләребезнең йөрәкләренә май булып яткан иде.

Әйтергә кирәк, Шәймиев белән Лужков “Бердәм Русия” фиркасе югары шурасы вәкилләре булып торса һәм яхшы мөнәсәбәттә дип саналса да, элекке Мәскәү мэрының татарлар өчен әллә ни эш майтарганы булмады.

Әлбәттә Ассадулаев йортын татарларга тапшыру тантанасында Шәймиев белән беррәттән Лужков та катнашты. Әмма соңырак бу йортны татарларга бирү вакытлыча гына булганы ачыкланды һәм шактый аңлашылмаучанлык тудырды. Ләкин Миначев сүзләренчә, Лужков бу эшкә уңай караш белдерде, тик калган гамәлләрдә махсус татарлар өчен нәрсәдер эшләгәне булмады.

Мисал өчен шул ук Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете инде 2007 елны ук ачылырга тиеш булса да, әле дә эшләрнең очы-кырые күренми.

“Юрий Михайлович мөфти Равил Гайнетдинның мәчет астында машина кую урыннары төзү белән башын катырды. Нәтиҗәдә иске мәчетне җимерергә кирәк булып чыкты. Бу эшнең кайчан бетәчәге билгесез. Башка урында мәчетләр төзүгә килгәндә дә, Лужков бу өлкәдә үз префектлары белән тискәре эшләде”, ди ул.

Шулай ук Лужков Казанның меңъеллыгына да Шәймиевкә Мәскәү урамын төзекләндерергә вәгъдә итсә дә, сүзендә тормады.

Лужковның китүе кырым татарларын сөендерә

Казан татарларына караганда, Мәскәү мэрына Кырым татарлары күбрәк рәнҗи.

Инде берничә тапкыр Лужков Кырым һәм Акъярны Русиядән тартып алып, Украинага канунсыз биргәннәр дип әйтте һәм аны кире кайтаруга чакырды.

Русиядән “ераграк” торырга тырышкан кырым татарлары бу сүзләргә канәгатьсезлек белдерә килде, Украина үзе дә заманында Лужковны илгә кертмәү карары чыгарган иде.

Шуңа Мәскәү мэрының эштән алыну фаразлары яңгырый башлагач, кырым татарлары милли мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев алар моңа шат кына булачагын әйтте.

Шул ук вакытта Кырымдагы урыслар аның китүен зур курку белән көтте. Чөнки аларга Мәскәү мэриясе аркылы шактый акчалар килеп торды. Һәм ул-бу була калса, алар мэрны яклап чыгачагын әйтте.

Җәмилев фикеренчә, Лужковтан котылырга тырышу ул хакимияттә барган әшнәчелек (клан) белән бәйле. Башка күп кенә сәясәт белгечләре дә шул фикердә тора.

Русия халык демократик берлеге җитәкчесе Михаил Касьянов исә Лужковны эштән җибәрүне Медведевның зур адымы дип саный.

“Бу шактый яңгыраш вакыйга. Чөнки күп еллар эшләгән һәм иң танылган төбәк башлыгы, миллионнарча халык яшәгән Мәскәүне җитәкләгән кеше эштән җибәрелде. Бу исә беренче тапкыр Медведевның үзен мөстәкыйль президент итеп күрсәтүе булды. Хәлләрнең үзгәрә башлавы барыбыз өчен дә бик яхшы”, ди ул.

Турыдан-туры сайлауга кайту

Хәзер исә Мәскәү җәмәгатьчелеге киләчәк мэрның кем булырга мөмкинлеген фаразлый. Әлегә бу вазыйфаларны башкаручы итеп Мәскәү мэры урынбасары Владимир Ресин билгеләнгән.

“Панорама” үзәгеннән Владимир Прибыловский киләчәк мэрны билгеләгәндә барысы да Путиннан тора дип саный. “Тели икән, хәтта аның “Мерседес” йөртүчесе дә булырга мөмкин”, ди ул.

Шул ук вакытта бүген “Башбаштаклык һәм коррупция булмаган Русия өчен” демократия коалициясе Мәскәү мэрын эштән җибәрү тагын бер кат губернаторларны турыдан-туры сайлауга кайту мөһимлеген искәртүен әйтте.

Лужков үзе дә киләчәктә мэрны билгеләү түгел, сайлату тәртибе өчен көрәшәчәген белдерде. Киләчәктә аның чит илгә күченү мөмкинлекләре турында әйтелсә дә, Лужков беркайда да китмәячәген һәм сәясәт белән шөгыльләнәчәген ассызыклады.
XS
SM
MD
LG