Accessibility links

Төньяк Кореяда хакимият фиркасе җыены үтә


Төньяк Коеяда хакимияттәге Корея хезмәт фиркасенең бүген ачылган җыенында Корея халык демократик республикасы башлыгы Ким Чен Ир яңа мөддәткә генераль секретарь итеп сайланды.

Аңа кадәр Ким Чен Ир үзенең кече улы Ким Чен Унга һәм үзенең бертуган сеңлесе Ким Ген Хига генерал дәрәҗәләре бирде.

Соңгы 44 елда беренче мәртәбә үткәрелүче бу җыенда Төньяк Корея җитәкчелегендәге мөһим үзгәрешләр игълан ителер дип көтелә.

Күзәтүчеләр фикеренчә, анда Ким Чен Ун илнең киләчәк җитәкчесе дип игълан ителергә мөмкин.
XS
SM
MD
LG