Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Түгәрәк уен”ның гран-при бүләге нигә тыйнак?


"Наза" төркеме чыгышы
"Наза" төркеме чыгышы

22-25 сентябрь Свердлау өлкәсендә “Түгәрәк уен” III Бөтенрусия фольклор фестивале булып узды. Анда Русиянең 11 төбәгеннән 33 иҗат төркеме һәм 11 ялгыз башкаручы катнашты. Омски өлкәсенең “Наза” коллективы фестивальнең иң югары бүләгенә лаек табылды.

Чарада катнашкан коллективларны Екатеринбурдан 100 чакрым ераклыктагы “Гагарин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә урнаштырдылар. Шунда ук төрле номинациядәге бәйгеләр, татар халкының борынгы фольклоры турында түгәрәк өстәлләр, остаханәләр, семинар-укулар һәм башка төрле чаралар үтте.

Шунысы да күркәм булды: һәркөн кичке аштан соң, барча халык ял үзәгенең зур мәйданына агылды. 500гә якын кеше, кулга-кул тотынып бер түгәрәккә басты, бергәләп биеде, җырлады, татар уеннары уйнады.

Фестивальнең бәйге өлешендә коллективлар үзләре яшәгән төбәкләрдә сакланган милли йолаларны, җыр-биюләрне күрсәтте, бәет-мөнәҗәтләр башкарды.

Сирәк очрый торган җырлар фестивальдән соң чыгарылачак “Түгәрәк уен” тәлинкәсенә кертү өчен язып алынды.

Бәйгеләр тәмамланганнан соң, фестивальдә катнашкан коллективлар Первоуральски, Екатеринбур, Югары Пыжма һәм Михайловски шәһәрләрендә концертлар куеп кайттылар. Омскиның “Умырзая” фольклор ансамбле Михайловски шәһәрендә чыгыш ясады.

Гран-при иясе “Наза”


Бәйге булгач, бәйге инде. Мәртәбәле жюри тарафыннан җиңүчеләр билгеләнде, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Фестивальнең иң югары бүләге гран-прига Омски өлкәсенең “Наза” коллективы лаек дип табылды.

“Наза” коллективы “Түгәрәк уен” фестивалендә өченче мәртәбә катнаша. Фестивальнең шартларын яхшы белеп, ул өченче фестивальгә зур әзерлек белән килгән. Коллектив узган гасыр башында булган вакыйгаларга нигезләнгән фольклор күренеш әзерләгән. Күренешнең сценариен авылдашлары Зәлифә Рахмангулова язган.

"Наза" төркеме (2008 елда төшерелгән сурәт)
Күренешнең эчтәлеге моннан 103 ел элек Омски өлкәсе Большеречье районының татар авылларыннан ислам динен саклау максаты белән Төркиягә киткән татарлар тормышы белән бәйле. Китүчеләрнең өчтән бере юл авырлыгын, төрле авыруларны күтәрә алмыйча вафат булган. Исән калганнар Конья шәһәреннән ерак булмаган Бөгределик авылына барып урнашкан. Чит илдә алар туган илләрен өзелеп сагынганнар, татар телен, туган илләрендә җырланган бәет-җырларны саклап калганнар. Бу җырларның кайберләре күренеш барышында башкарыла.

Түгәрәк өстәл кысаларында барган сөйләшү вакытында жюри әгъзасы, татар фольклоры белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Алсу Еникеева “Наза” коллективының чыгышын башкаларга үрнәк итеп күрсәтте.

Фестивальгә ничек әзерләнергә? Белгечләр киңәше


Семинар барышында Алсу Еникеева мондый фестивальләргә әзерләнгәндә игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклеге турында да сөйләде. “Милли сәнгать күренеше һәрьяктан камил булырга тиеш. Җыр-бәетләр өлкәннәрдән язып алынган, кигән киемнәр дә элекке заманга тәңгәл килергә тиеш. Югыйсә кайбер коллективлар заманча киемнәр киеп, элекке вакытларны күрсәтергә тырышалар”, диде.

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйт Хәбибуллин татар фольклорын үзгәртмичә саклауның мөһимлегенә басым ясады. “Борынгы җырларны эшкәртмичә сакларга кирәк. Кем дә булса эшкәртә икән, ул инде элекке булмый”, диде.

Омски коллективлары

“Түгәрәк уен” фестивалендә Омски өлкәсеннән өч коллектив – Большеречье районының “Наза”, Омскиның “Умырзая” һәм Колосовка районынның “Мәхәббәт” ансамбльләре катнашты.

Төрле фестивальләрдә катнашкан һәм төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия булган “Умырзая” һәм “Мәхәббәт” ансамбльләре сәнгатькәрләренең “Түгәрәк уен”га беренче килүләре иде. Шул сәбәпле аларның чыгышларында кимчелекләр булды.

"Умырзая" төркеме
“Умырзая” коллективы үз өлкәләрендә эзләп табылган борынгы “Тубылгы” җырына нигезләнгән риваять – сәхнә күренеше әзерләгән иде. Коллективның чыгышы күпләрнең күңеленә хуш килсә дә, жюри тарафыннан артык югары бәяләнмәде: кигән киемнәр тасвирланган чорга туры килми, диелде. Күрсәтелгән кимчелекләргә карамастан, коллективка “Түгәрәк уен” дипломанты исеме бирелде.

“Мәхәббәт” ансамбле исә татар халык җырларын башкару осталыгын гына күрсәтте. Аларга катнашучы дипломы бирелде.

Әлеге коллективларның призлы урын ала алмауларына бераз кәефләре китсә дә, фестивальдә катнашуларыннан бик канәгать иделәр: “Безнең өчен бу тәҗрибә чыганагы булды. Без ничек киенергә, нинди җырлар җырларга, нинди йолалар күрсәтергә кирәклеген аңладык”, диде барысы да.

“Түгәрәк уен” бүләкләре

“Азатлык” радиосы инде Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның фестивальнең иң зур бүләге FIAT Ducato машинасы сертификатын Свердлау өлкәсенең Түбән Сырга районы Әрәкәй авылының “Сәрдәрия” фольклор төркеменә тапшыруы хакында хәбәр иткән иде. Мәгълүм ки, бу төркем – Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районында үткән беренче “Түгәрәк уен” фестиваленең гран-при иясе.

Быелгы фестивальдә дә, гадәттәгечә, призлы урыннар алучыларга төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм бүләкләр бирелде. Дөрес, кайбер кешеләрне аптырашта калдырган мизгел дә булды. Кайбер җиңүчеләргә ноутбук, тегү машинасы кебек кыйммәтле бүләкләр бирелгәндә, гран-при бүләгенең үтә тыйнак – DVD уйнаткыч һәм 1500 җырдан торган караоке тәлинкәсе булуы күпләрдә сорау тудырды.

Якташлары өчен “җан атып” торган омскилар да бу турыда үз фикерләрен белдерде. "Караоке хәзер күп коллективларда һәм кешеләрдә бар. Мондый дәрәҗәле фестивальдә гран-при дәрәҗәлерәк булыр дип уйлаган идек. Хәтта гран-прига нинди бүләк бирелгәнен сәхнәдән әйтмәделәр. Без әйтерләр дип көттек, хәтта аптырашта калдык”, диде “Умырзая” ансамбле җырчысы Фәгыйлә Чумарова.

Омскилар бу сорауны оештыручылар алдына да куярга уйлаганнар иде. Әмма йомгаклау концерты шактый озакка сузылу, ә коллективларның юлга чыгу вакытлары җитү сәбәбле, сорау бирелми, җавап алынмый калды.

“Түгәрәк уен” яшьләрне көтә


Фәгыйлә ханымны “Түгәрәк уен”да катнашкан коллективларның күбесендә яшьләр булмавы, яки аз булуы борчыган. “Күп коллективларда яшьләр юк. 80 яшьлек әбиләр, яшьләрчә киенеп, сәхнәдә кызлар ролен уйнап йөри. Егетләре дә 70-80 яшьләрдәге бабайлар. Андый өлкән кешеләрнең яшьләр булып уйнавы сәер тоела. Авылларда өлкәннәрдән тәҗрибә алырдай яшьләр юк микәнни? Киләчәк фестивальләрдә фольклорның буыннан-буынга күчерелүенә дә игътибар итсәләр икән”, диде ул.
XS
SM
MD
LG