Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кобзон: Лужков вазифадан алынуын мәхкамәгә бирәчәк


Мәскәү шәһәренең элекке башлыгы Юрий Лужков белән дус булган Дәүләт Думасы депутаты Иосиф Кобзон Лужков Русия президентының мэрны эштән алу карарын мәхкамәгән бирәчәк дип белдерде.

Элегрәк президент Дмитрий Медведевның матбугат секретаре Наталья Тимакова Медведев Лужковны вазифасыннан алу карарын әле мэрның президентка хатын укыганчы ук имзалаган, әмма ул хат барыбер президент карарына тәэсир итмәс иде диде.

Кичә The New Times басмасында Лужковның Медведевка язган хатын басылып чыкты. Анда Лужков әле вазифасыннан алынганчы ук Русия киңкүләм мәгълумат чараларында үзенә карша моңарчы күрелмәгән һөҗүм башлануына зарлана.
XS
SM
MD
LG