Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада әзерләнүче террор һөҗүмнәре фаш ителгән


Британия, Франция һәм Германиядә террор һөҗүмнәре планының фаш ителүе әйтелә. Бу планның чыганагы дип Пакстан атала.

Көнбатышта махсус хезмәтләрнең Британия, Франция һәм Германиядә әзерләнгән террор һөҗүмнәрен фаш итүе турында хәбәрләр таралды.

Көнбатыш киңкүләм мәгълумат чаралары исемнәрен атамый гына АКШ һәм Европадагы күзләү һәм иминлек хезмәтләренә таянып бу һөҗүмнәрнең Пакстаннан торып әзерләнүен белдерә.

Британиядә ВВС моның “соңгы елларда әл-Каидәнең иң зур террор һөҗүме планы” булганлыгын һәм моның Пакстандагы асаба җирләрендәге террор төркеме җитәкчелеге тарафыннан оештырылуын хәбәр итә.

ВВС хәбәр итүенчә, җиһадчы сугышчылар төркемнәре кешеләрне тотык итеп алырга һәм үтерергә җыенган. Бу уйның ният дәрәҗәсеннән конкрет план дәрәҗәсенә күчкәнлеге хәбәр ителә.

Әмма бу план якын арада гына тормышка ашырылырга тиеш булмаганга күрә, әлеге илләрдә иминлеккә куркыныч арту турында кисәтү булмады.

Британиянең Sky News телевидениесе әлеге өч ил һәм АКШ арасында күзләү мәгълуматларын бүлешү террор планының фаш ителүенә һәм туктатылуына китергән дип белдерде.

Кушма Штатларда исә ABC News телевидениесе террор куркынычы турында мәгълумат Европага барышлый тоткарланган һәм хәзер Әфганстанда ябып тотылучы Германия террорчысыннан алынган булырга мөмкин дип сөйләде.

АВС шулай ук АКШ рәсмиләренең Кушма Штатларда да террор һөҗүме булу мөмкин дигән сүзләрен китерә.
XS
SM
MD
LG