Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәкнең дәрәҗәсен татар мәктәбе булу күрсәтәчәк


Иҗаудагы татар мәктәбендә 1 сентябрь бәйрәме
Иҗаудагы татар мәктәбендә 1 сентябрь бәйрәме

БТК Башкара комитеты рәисе Ринат Закиров төбәкләрдәге татар оешмаларына милли мәгариф ягыннан карап бәя бирәчәкбез, дип белдерде. "Мәктәбе булса, бу төбәк алга киткән дип санарга була", диде ул.

Шушы көннәрдә Казанда татар теле укытучылары корылтаеның милли мәктәп, милли оешмалар һәм аларның дәүләт белән хезмәттәшлегенә багышлаган секциясе сишәмбе көнне Казанның 177нче мәктәбендә үтте.

Утырышта, аерым төбәк вәкилләре, мәгариф министрлыгы вәкилләре, Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары катнашты һәм чыгыш ясады.

Мәсәлән, Сембер милли-мәдәни мохтарияте яңа ачылган татар мәктәбе белән мактана алса, Волгоград якларында татар телен әбиләр генә өйрәтә, ансы да кагыйдәләрне һәм әдәби сүзләрне белгән очракта гына.

"Волгоград якшәмбе мәктәбендә төрле милләт вәкилләре белем ала, татарчаны заманча укытыр өчен Казаннан ярдәм кирәк", дип сөйләде мохтарият башлыгы Равил Сәйфуллин.

Аннан соң Төмән шәһәренең 52нче гомуми белем мәктәбе мөдире Алевтина Манкаева чыгыш ясады. Ул этно-мәдәни компонентлы мәктәптә татарча белмәгән яки себер диалектында гына сөйләшүче, яки башка милләт сабыйларын татар теленә бөтен булган чаралар белән җәлеп итүләрен сөйләде.

Ул балаларны якындагы рус мәктәпләренә җибәрмәскә тырышу, оптимальләштерү барышында 200 кешелек мәктәпне бер дистә елдан артык саклап калырга тырышу турында да бәян итте. Шуның өстәвенә, Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышында Төмәндә татар мәктәбе юк, дип әйткәннәр. Моңа Алевтина Манкаева бик үпкәләгән.

Берничә чыгыштан соң сәхнәгә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыкты. Ул беренче чиратта татар мәктәпләре җитәкчеләрен, укытучыларны мескенләнмәскә чакырды.

“Хакимият ягыннан бернинди каршылык юк, үзебез эшләп җиткермибез", диде Ринат Закиров.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе милли-мәдәни мохтариятләрне җирле хакимиятләр алдында милли мәгарифкә бәйле проблемнарны куярга, каршылык булган очракта Казаннан ярдәм сорарга чакырды.


Заманында Ринат Закиров Ульян өлкәсе мохтарияте рәисе Азат Курчаковка: "Мәктәбе булмаса, концертлар, чаралар үткәрүнең файдасы юк", дип әйткән. 5 елдан соң бу төбәктә тулыканлы татар мәктәпбе ачылган. Бу мисалны ул Волгоград, Төмән һәм башка төбәкләргә үрнәк итеп күрсәтте.

Шулай ук, Закиров Оренбур каласында, Пермьдәге милли активистларның мәктәп ача алмавына тәнкыйть белдерде.

БТК Башкарма комитеты җитәкчесе, үзгәрешләрне милли хәрәкәт җитәкчеләренә бәйләп калдырды. "Чиләбедәге милли хәрәкәткә яңа лидер килгәч, андагы татар оешмасы активлашып китте һәм хәтта татар мәктәбен ачарга җыена", диде ул.

"Казан төбәкләрдәге милли-мәдәни эшкә милли мәгариф аша гына бия бирәчәк. Балаларны татарча укыта алалар икән, димәк, бу төбәк шактый алга киткән булып санала. Концертлар, Сабантуйлар уздыру бик кирәк, әмма аның белән генә милләтне саклап булмый”, диде Закиров.
XS
SM
MD
LG