Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия миграция хезмәте башлыгы читтән килеп эшләүчеләрне яклый


Русиянең миграция хезмәте башлыгы Константин Ромоданский Русиягә имигрантлар һава кебек кирәк, чөнки илдә демографик кризис сәбәпле хезмәт куллары ел саен бер миллионга кими бара дип белдерде.

Ромоданский Русиядә имигрантларга каршы чыгышларны авызлыкларга чакыра.

Миграция хезмәте башлыгы ишек алларыбызның һәм урамнарыбызның моңарчы беркайчан да булмаганча чиста торуы өчен ниндидер могҗиза сәбәпче түгел диде.

Ул шулай ук иммигрантларга Русиягә килү һәм эшкә урнашу шартларын җиңеләйтүне тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG