Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият татар теле укытучыларын рухландыра. Озаккамы?


Казанда Русия төбәкләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының корылтае тәмамланды. Ике көн буе барган җыенда Русиянең 38 төбәгеннән һәм Татарстаннан 450гә якын делегат бер-берләренең тәҗрибәсе белән уртаклашты, фикерләште, бәхәсләште, киләчәккә планнар билгеләде.

Сишәмбе көнне җыенның секцияләр һәм пленар утырышында татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемнар, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы төп юнәлешләр тикшерелде, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Корылтайның йомгаклау утырышы Камал театры бинасында узды. Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында бу җыенның максатын әйтте.

“Бөтен Русиягә таралган татар укытучыларына, үзен татар дигән, татар теле белән кызыксынган милләттәшләребезгә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиешбез”, диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүгенге көндә Русиянең 24 төбәгендә 1500 татар этномәдәни мәктәбе уңышлы эшләп килә. Аларда 93000 татар баласы үз туган телен һәм мәдәниятен өйрәнә. Илледән артык якшәмбе мәктәпләрен дә исәпкә алганда, аларның саны 97000гә җитә. Әмма бу күрсәткечләргә карамастан, татар теле дәресләре саны кимеп бара. Бүгенге утырышта сүз бу хакта да барды.

Йомгаклау утырышында сүз алган Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Мәскәү өлкәсендә яшәүче татар теле укытучыларына мөрәҗәгать итеп болай диде:

“Мәскәүдә Һуманитар Педагогия университетында татар әдәбияты һәм рус әдәбияты укыта торган бүлек бар. Без аны һәр ел көрәшеп саклап калабыз. Кызганыч, һәр елны берничә укучы гына шунда укырга керә. Анда унбиш урын һәм аны тагын да арттырырга мөмкинлек бар. Укучы балаларыгызны шунда җибәрегез. Анда укырга бөтен мөмкинчелекләр дә бар”, диде Гыйльметдинов.

Корылтай делегатлары фикеренчә, милли телләрнең һәм мәдәниятләрнең баюын тәэмин итә торган икетеллек һәм күптеллекнең үсешенә Русия төбәкләрендә дә зур игътибар булырга итеш.
XS
SM
MD
LG