Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятия парламентында президент атамасын бетерү тәкъдиме үтмәде


Бурятия парламентында республика конституциясен үзгәртеп төбәк президентын «респубилка башлыгы» дип атау омтылышы уңышсыз тәмамланды.

66 урынлы парламентта бу тәкъдим конституцияне үзгәртү өчен зарур булган өчтән ике күпчелекне җыя алмады.

37 депутат президентны “республика башлыгы” дип атауны хупласа, җидесе каршы тавыш бирде, җидесе бер якка да кушылмады, дүртесе тавыш бирүдә катнашмады.

Нәтиҗәдә бу мәсьәлә парламентның ноябрьдәге утырышына калдырылды.
XS
SM
MD
LG