Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШның махсус вәкиле Израил премьеры белән очрашты


АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл Вашингтон төбәктә тынычлыкка ирешүне моңарчы беркайчан да булмаган дәрәҗәдә тели дип белдерде.

Митчелл моны Израил премьер-министры Беньямин Нетанmяһу белән хәзерге тынычлык сөйләшүләрен саклап калу максатындагы очрашуда әйтте.

Аның сүзләренчә, АКШ президенты Барак Обама һәм дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Израил һәм Фәлестин ягына үзләренең Якын Көнчыгышта ныклы тынычлык булдырырга теләүләрен әйтергә кушкан.

Бүген Вашингтонда Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы вәкиле Кэтрин Эштон Якын Көнчыгышка юл алуын һәм анда Нетаньяһу белән дә, Митчелл белән дә очрашачагын белдерде.

Сөйләшүләр 2 сентябрьдә башланган иде. Әмма узган дүшәмбедә Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзүне тыю мөддәте чыкканнан соң бу сөйләшүләр тукталып калды.
XS
SM
MD
LG