Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев тәнкыйтьне “күтәрә” алмады


Элекке Мәскәү мэры Юрий Лужков Русия президенты Дмитрий Медведевның аны эшеннән җибәрүен мәхкәмәгә шикаять итәчәген вәгъдә итте. Шул ук вакытта Лужковның үзенә карата коррупция белән бәйле тикшерүләр башлануы ихтимал.

Кремль һәм эшеннән җибәрелгән Мәскәү мэры арасындагы киеренкелек чәршәмбе тагын да артты. Моңа Лужковның Дмитрий Медведевка язган хаты сәбәптер дип санала.

Анда илдәге демократиянең кысылуы турында фикерләр әйтелгән.

“Безнең илдә үз фикереңне белдерүдән инде 1937 елдан бирле куркалар...” ди анда Лужков Сталин заманнарын истә тотып.

Әлеге хат инде якшәмбе көнне үк язылган булса да, Кремльнең сүзчесе Наталья Тимакова аның эчтәлеге Медведевның карарына тәэсир итмәс иде ди.

Мәскәү мэры эшеннән китүеннән соң катгый белдерүләр ясамаса да, аңа якын булган җырчы Иосиф Кобзон “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә, Лужков үзенең эштән җибәрүен мәхкәмәдә шикаять итәргә җыенуын әйтте.

Әлеге белдерүләрдән соң озак та үтмәде Мәскәү хөкүмәте, шул исәптән мэрга карата коррупция нигезендә җинаять тикшеренүләре башланырга мөмкинлеге мәгълүм булды.

Лужковны даими тәнкыйтьләүче оппозициядәге Борис Немцов исә элекке мэр әле шактый гына хокукый өлкәдә проблемнарга очраячак дигән фикердә.

“Лужковка карата бердән-бер җитди канәгатьсезлек белдерү - ул аны коррупциядә гаепләү. Шуңа Медведев җинаять эшләрен башларга юл куярга тиеш булачак. Әгәр ул аны эшләмәсә Лужков үз янына үпкәләгән түрәләрне, бизнесменнарны җыеп аңа каршы торырлык шактый югары көчкә әйләнәчәк һәм 2012 елда булачак сайлаудагы тандемга көндәшлек күрсәтеп, президентлыкка намзәт итеп чыгачак”, ди ул.

Лужков дошманнарына юл ачылды

Лужков сишәмбе көнне “Бердәм Русия” фиркасеннән чыгачагын әйтте. Моны ул әлеге партияне аңа карата барган ялган сүзләрдән, гайбәтләрдән якламавы белән аңлатты.

Шул ук вакытта ул сәясәттә калачагын һәм элекке президент Владимир Путин тарафыннан 2004 елны бетерелгән губернаторларны турыдан-туры сайлау тәртибен кире кайтару өчен көрәшәчәген белдерде.

Русия парламентының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе һәм “Бердәм Русия” фиркасенең югары вәкиле Константин Косачев исә Лужков белән туган хәлгә элекке мэр үзе генә гаепле дип саный.

“Лужковның шәһәр, ил һәм партиягә күрсәткән хезмәтләре зур булуга карамастан, соңгы вакытта ул үзен бердән-бер дөрес эшләүче кеше итеп саный башлады. Мондый юнәлеш иртәме-соңмы низагка китерә. Һәм нәкъ шул килеп чыкты да”, ди ул.

Дошманнар тик тормый

18 ел идарәдә булганда Лужковның шактый гына дошманнары да барлыкка килде.

Тәнкыйтьчеләр аны Мәскәүдә тарихи биналарны юк итүдә, юлдагы бөкеләр мәсьәләсен хәл итмәүдә, канунсыз рәвештә хатыны Елена Батурина күп акчалар тупларга ярдәм итүдә гаепли.
Соңгы тапкыр Лужковка карата каты тәнкыйть җәй көнне Мәскәүне янгыннардан көчле төтен басканда булды. Ул чакта Мәскәү мэры Австриядә ялда иде.

Әмма сәясәт белгече Михаил Делягин җитешсезлекләргә карамастан, Лужков мәскәүлеләр өчен берничә яхшылык эшләде дип саный. Шуның берсе 90нчы еллардагы хосусилаштыру чорындагы икътисади проблемнардан саклап калу белән бәйле дип саный ул.

“Мәскәү инде бер калып нигезендә генә үсеш ала барды, анда проблемнар артты, идарә системасы искерде. Гади мәскәүләргә азрак игътибар итә башлады. Бизнеска гына түгел, ә гади кешеләргә карата да башбаштаклыклар, урлаулар артты. Шуңа 90-нчы елдагы Лужковның ролен халык инде әкрен генә онытты”,
ди Делягин.

Мәскәүдә укытучыларның хезмәт хакы югарырак

Лужков акчаларын арттырып дәүләт оешмаларында хезмәт итүче мәскәүлеләр һәм пенсионерлар ихтирамына да иреште. Хәзер Русия төбәкләрен алганда Мәскәүдә укытучылар, милиция һәм табиблар иң күп хезмәт хакы алучылар.

Шуңа алар Лужков киткәч аларның керемнәре кимер дип борчыла.

Әмма Лужковның эштән җибәрелүе Русия башкаласының акчаларына юлны ача. Ә казна аз түгел – 36,7 миллиард доллар.

Путин һәм Медведевка якын эшмәкәрләр инде хәзердән үк Мәскәү белән төзеләчәк килешүләргә өметләнә. Ә кайбер аеруча да Путинга якын булган кешеләр инде мэр итеп куелырга мөмкинлеге дә әйтелде. Шуның берсе вице-премьер Сергей Собянин.
XS
SM
MD
LG