Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:42

Сөргенгә җибәрелгән оппозицион журналист Ирек Мортазин Русиянең юстиция министрына җәзаларны гамәлгә ашыру системын камилләштерергә тәкъдим итә.

Берничә ел элек ул чактагы Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең матбугат вәкиле булган, былтыр 21 айга ирегеннән мәхрүм ителеп сөргенгә җибәрелгән оппозицион журналист Ирек Мортазин үз гаебен танымау сәбәпле мәхкамә карарын үзенә җәза дип түгел, ә Русиянең төзәтү системын өйрәнү өчен иҗади сәфәргә җибәрү буларак кабул иткән.

Әлеге сәфәр турында хисабын ул “Новая Газета” аша Русия юстиция министры Александр Коноваловка ачык хатлар шәлкеме рәвешендә җибәреп барачагын белдерә.

Җәзаларны гамәлгә ашыру системы хезмәткәрләре бу хатларны чыгармас дип исәпләп, Мортазин аларны алдан уйлап куеп очрашулар вакытында дусларына һәм туганнарына телдән әйтеп яздыра торган булачак.

Беренче хатында исә ул иректән мәхрүм ителү көненнән башланган кайбер күзәтүләре белән уртаклаша. Ирек Мортазин үзен мәхкамә бүлмәсендә хөкем карарын уку тәмамланганнан соң ук сак астына алуны канунсызлык дип саный. Сөргенгә җибәрелүчеләр канун нигезендә җәзаны үтәү урынына үзләре барырга тиеш, мәхкамә залында сак астына алу кайбер очракларда гына булырга мөмкин, әмма ул очракларның берсе дә миңа кагылмый ди Мортазин.

Шулай ук ул хөкем карарыннан соң ук кассацион мөрәҗәгатен җибәргәнлеген, әмма аның каралуын 51 көн көтәргә кирәк булганлыгын яза.

Мортазин сөргендәге башка кешеләрнең кассацион мөрәҗәгатләре, мәхкамәдә үк кулга алынмаган очракта, берничә мәртәбә тизрәк каралган булуына игътибар иткән.

Аның күзәтүенчә, әгәр дә кеше үзенең кассацион мөрәҗәгатен карауны төрмәдә көтсә, мәхкамә, кагыйдә буларак, ашыкмый, тәгаен хөкем карарын иң соңгы көнгә диярлек кичектерә, карар еш кына канунда билгеләнгән 30 көннән күбрәккә дә сузыла. Әгәр дә кеше үз мөрәҗәгатен карауны иректә көтсә, кассацион мөрәҗәгатьне мөмкин кадәр тизрәк карарга тырышалар.

Мортазин әлеге хатында юстиция министрын канунны үзгәртү тәкъдиме белән чыгарга һәм сак астында тотылучыларның кассацион мөрәҗәгатьләрен карау өчен бирелгән вакытны 10 көннән дә арттырмаска чакыра.

Ул шулай ук иректән мәхрүм ителгәннәрнең төрмә хезмәткәрләре гамәлләре турында мәхкамәгә мөрәҗәгать итү хокукы “бары декларация генә булып кала” ди.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG