Accessibility links

Барселона Казаннан үчен ала алмады


Барселона Рубинны бу юлы да җиңә алмады
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:51 0:00
йөкләү

29 сентябрь Казанның үзәк стадионында Чемпионнар лигасы кысаларында Рубин-Барселона уены 1:1 исәбенә тәмамланды.

29 сентябрь көнне Казанның үзәк стадионында Чемпионнар лигасы кысаларында Рубин-Барселона уены 1:1 исәбенә тәмамланды.

Бу казаннарның дөньяның иң көчле такымы саналган Барселона белән инде өченче уены булды. Узган ел Чемпионнар лигасы кысаларында Рубин Барселонаны Ноу Камп стадионында җиңеп кайткан иде. Казанда үткән икенче уен 0:0 исәбенә тәмамланды.

29 сентябрь кичендә 25 мең кеше сыйдырышлы Казан үзәк стадионы шыгрым тулы иде. Билетлар шактый кыйммәт булса да, күбесе сатылып бетте. Чемпионнар лигасы уенына керү бер мең сумнан алып, урынына карап 7 мең сумга кадәр торды.

Уенга Казаннан гына түгел, якындагы шәһәрләрдән футбол сөючеләр җыелды. Трибуналарда Башкортстан байрагы күренде, Сембер, Екатеринбур, Самара, Киров, Ижау һәм Нижгардан да килүчеләр булды. Ул көнне берьяктан “Казан” сүзе, икенчесеннән “Рубин” тугърасы чигелгән түбәтәйләр бик популяр булды. Көн салкынча һәм яңгырлы булганга, аларны бик күп футбол сөючеләр киде.

Һәркемгә “Рубин”га теләктәшлек белдерергә тәкъдим ителде. Һәр утыргычка команда төсендәге кызыл яки яшел кәгазьләр куелды. Уенчылар кырга чыккан мәлдә стадиондагы халык шушы кагәзьләрне күтәрде. Нәтиҗәдә 25 мең кешелек трибуналар кызыл һәм яшел төскә күмелде. Шушы мизгелдә ике сәгать сибәләп торган яңгыр да туктады, уен башланды.

Белгечләр сөйләвенә караганда, бу юлы каталаннар Казанга узган елгы җиңелү өчен үч алырга дип килгән. Аларның бу нияте уенның беренче минутларыннан ук күренде. Барса тупны Казан капкасына таба тәгәрәтергә тотынды. Рубин сирәк контрһөҗүмнәр белән җавап бирде. Шуларның берсендә Рубин уенчысы Виталий Калешинны аягыннан ектылар. Уенның хөкемдары төркияле Җүнәйт Чакир пенальти бирде. Эквадор егете хәзер Рубин капитаны Кристиан Нобоа сул як өске почмакка тибеп, хисапны ачты – 1:0 (30' Нобоа). Тәнәфескә такымнар шушы нәтиҗә белән китте.

Карлес Пуйоль (алгы планда) Гөкдениз Карадениз (Рубин) белән туп өчен көрәшә, Казан, 29 сентябрь
Уенның икенче өлешендә каталаннар җиң сызганып эшкә кереште. Ике ай элек кенә Көньяк Африакада дөнья чемпионы булып кайткан егетләр Чави, Иньеста, Пике, Пуйоль, Вилья Казан капкасы тирәсендә ут уйната башлады. Шул һөҗмнәрнең берсендә казаннар Иньестаны екты. Төрек хөкемдары янә пенальтига күрсәтте – бу юлы Казан капкасына. Вилья уң якка астан типте. Рубин капкачысы Сергей Рыжиков дөрес якка сикерсә дә, тота алмады – 1:1 (60' Вилья).

Ләкин каталаннарга бу гына җитми. Барселона тренеры Хосеп Гвардиола уенга дөньяның иң көчле уенчысы саналган аргентиналы Лионель Мессины чыгарды. Гәрчә Барса сафларында аннан башка да йолдызлардан күз камаша иде.

Стадионда аның чыгуы турында игълан ителгәч, бөтен халык "ах" итеп куйды. Бер яктан, дөньяның иң көчле уенчысын күрү күңелле булса, икенче яктан Мессиның катнашуы "Рубин"ның җиңелү шансларын арттыра иде. Җанатарлар күңелсезләнеп калды.

Уенның калган өлеше Казан ягында үтте дияргә була. Рубин көндәшләр ягына бер-ике тапкыр чыгып керә алгандыр. Тупны күпчелек вакыт (75%!) каталаннар контроль итте. Соңгы минутка кадәр тырыштылар, ләкин шуннан арысын эшли алмадылар.

Шулай итеп, Барселона өченче уенда да Рубинны җиңә алмады. Казан өчен бу үзе дәрәҗәдә.

D төркеменең икенче уенында Копенһаген Грециядә Панатинаикосны 2:0 исәбе белән җиңеп, беренче урынга чыкты. Ике атна элек ул үз кырында Рубинны 1:0 исәбе белән җиңгән иде.

Рубин әлегә өченче урында. Киләсе уенын ул 20 октябрьдә Грециядә Панатинаикос белән уйный. Төркемнән чыгу хокукы биргән икенче урынны алу өчен алга таба җиңүләр кирәк булачак.

Чемпионнар лигасы 2010/2011


Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.
XS
SM
MD
LG