Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөшәррәф: Пакстанда хәрби түнтәрелеш булырга мөмкин


Пакстанның элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф илдә яңа хәрби түнтәрелеш булырга мөмкин дип белдерде.

Лондонда чыгыш ясап Мөшәррәф Пакстанда армиягә сәясәттә урын бирергә кирәк диде.

Ул хәрбиләрнең халык яклавын югалткан президент Асиф Али Зәрдари хакимиятенә каршы көч куллану мөмкинлеге турында кисәтте.

1999 елда хәрби түнтәрелеш белән хакимияткә килеп ике ел элек китәргә мәҗбүр булган Мөшәррәф сәясәткә кире кайтырга җыенуын белдергән иде.
XS
SM
MD
LG