Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:12

Татарстанда югары һәм һөнәри уку йортларында татар телен укыту мәсьәләсе кискен тора. Татар теле сәгатьләре елдан-ел киметелә, төп фәннәр исемлегеннән кысрыклап чыгарыла.

Бөтен Русия татар теле укытучыларының Казанда узган V корылтае вакытында югары, һөнәри уку йортларында татар телен укыту мәсьәләсе тикшерелде. Секция татар дәүләт һуманитар-педагогика университетында оештырылды. Киңәшмәдә укытучылар, мәгариф министрлыгы вәкилләре, галимнәр катнашты.

Татар телен укыту кирәкме?

Югары һәм һөнәри уку йортларында татар телен укыту торышы белән Татарстан хөкүмәтенең республика халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева таныштырды. Әмма Татарстанда татар һәм урыс телләре кәгазьдә тигез дип саналып, бу мәсьәлә турында 20 ел сөйләнсә дә, татар телен укыту төп проблемның берсе булып кала бирә.

“Татарстанның икътисади үсеше шартларында хезмәт базарына ике телле белгечләр әзерләргә кирәк. Әмма безнең үзебезнең арада да каршылыклы фикерләр йөри. Техникум, училищеларда татар телен укыту кирәкме, аның урынына башка фән генә укытсак та була, дигән сүзләр ишетелә. Шулай да бу эш егерме елга якын алып барылган икән, бүген кемнеңдер шундый сорау куюы – безнең өчен бик авыр”, ди Фирая Шәйхиева.

Татар теле әһәмиятен югалтмады әле

2004 елдан башлап Татарстанда телләрне үстерүнең икенче програмы эшли. Шул елдан башлап аның өчен хөкүмәт 130 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлеге акчаның яртысы мәгариф тармагына, 27 миллионы һөнәри уку йортларына каралган.
Фирая Шәйхиева сүзләренчә, бу акча һөнәри уку йортларында татар телен укыту, укытучыларга өстәмә акча түләү һәм әлеге өлкәдә эшләү өчен методик база тудыру өчен бирелә.

“Телләрне үстерүнең икенче програмын эшләү чорында һәрбер техникумда татар теле бүлмәсе булдырылды. Барлык югары уку йортларында махсус татар теле бүлмәләре эшләп килә һәм методик кафедралар бар. 2004 елдан башлап татар телен укыту юнәлешендә йөзгә якын китап чыгарылды. Бүген югары, һөнәри уку йортларында татар телендә белем бирү, татар телен өйрәтү актуальлеген югалтмады”, ди Шәйхиева.


Соңгы елларда югары, һөнәри уку йортларында татар телен укыту, миллилеккә басым ясау өчен конкрет чаралар да уздырылган. 2009 елда техникумнар арасында татар теле бүлмәсе, быел интерактив эш алымнары һәм электрон дәреслекләр куллану, “Татар егете” бәйгесе үткәрелгән.

Әмма ни өчендер бу чаралар киң җәмәгатьчелектән читтә кала, бу турыда тәэсирләр сизелми. Оештыручылар алар хакында хәбәр итми.

“Шушы чаралар аша Татарстан татар һәм урыс телләрен белүче белгечләр әзерләргә тырыша. Әмма югары уку йортларында татар теле сәгатьләре киметелә, татар теленең факультатив дәрес була баруы да сизелә”, ди Шәйхиева.

Уку йортлары эшлекле татар телен өйрәтү яклы


Югары, һөнәри уку йортларында татар теленең кысрыклануы шул өлкәдә эшләүчеләрне һәрдаим борчып тора. Шул сәбәпле 2010 елның апрель аенда төрле уку йортлары вәкилләре татар телен укыту проблемасын тикшергән, барысы да татарча укытуны, татар телен өйрәтүне, Татарстанда телнең һөнәри яктан үсәр өчен кирәклеген яклаган.

Татар телен укыту өчен җаваплы кешеләр татар теле яңа мәгариф стандартларына күчкәч тә өйрәнелергә, татарча белем бирү сакланырга тиеш дип саный.

Октябрь аенда Казан дәүләт технология университетында татар телен югары, һөнәри уку йортларында укыту мәсьәләсенә багышлаган семинар узачак.

Халыкара туган тел көненә беркем дә каршы килә алмый!


Татарстан хөкүмәтенең республика халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы Фирая Шәйхиева фикеренчә, 21 февраль – Халыкара туган тел көне татар телен үстерүгә зур этәргеч ясый.

“Сәясәтнең үзгәрүенә карап, һәрбер чараның асылы ачыла. Халыкара туган тел көне татар теле, татар милләте өчен шундый чараларның берсенә әверелеп бара. Чөнки аңа әзерлек алып барганда, татар теле турында сөйләшә алабыз һәм ЮНЕСКО билгеләгән бәйрәмгә каршы бер кеше дә каршы килә алмый”, ди Фирая Шәйхиева.

“Кораб”, халык санын алу – татар язмышы

Югары, һөнәри уку йортларында татар телен укытуга багышланган утырышта укытучылар хисләнеп тә алды. Лаеш районы Столбище мәктәбе укытучысы Миләүшә Хаҗиева Дәрдмәнднең “Кораб” шигыре турында чыгыш әзерләп килгән иде. Укытучылар барсы бергә “Кораб” шигырен укып, кораб образы – ул милләт язмышы дип чыгыш ясады. Укытучылар фикеренчә, татар халкы диңгез эчендә чит ярларга бәрелмичә, исән калып, зур дөньяга чыгарга, халык санын алуда бердәм булырга тиеш.

Укытучылар корылтаеның төп утырышы 29 сентябрьдә Камал театрында үтте. Чарада Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәгариф министры Альберт Гыйльметдинов чыгыш ясады. Утырыштан соң резолюция кабул ителде. Анда Русия халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерергә, мәктәпкәчә белем бирүдә татар телен куллану даирәсен киңәйтү кирәклеге әйтелә.

Әмма утырышка кадәр узган секциядә югары һәм һөнәри уку йортларында татар телен укыту кыенлашу турында әйтелсә дә, резолюциядә бу турыда искә алынмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG