Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:19

Пакстанның элекке президенты Пәрвәз Мөшәррәф илдә яңа хәрби түнтәрелеш булырга мөмкин дип кисәтә. Ул кире хакимияткә кайтырга җыена.

Мөшәррәф чәршәмбе Лондонда үзенең сәясәткә әйләнеп кайту ниятләре турында сөйләгәндә атом коралына ия ислам республикасында вәзгыятьне «бары тик хәрбиләргә ниндидер роль биргәндә генә чишеп булачак” дип белдерде.

Пакстанның 67 яшьлек элекке президенты “контроль һәм баланс булсын, илне идарә итү яхшы оештырылсын өчен хәрби җитәкчелекне ничек тә булса катнаштырырга һәм “үз борчылуларын белдерү өчен аларга урын бирергә кирәк” диде.

Пакстан 1947 елда Британиядән бәйсезлек алганнан соңгы чорның яртысында ил тулысынча хәрбиләр кулында булды һәм аларның илдәге вәзгыятькә тәэсире әле дә шактый зур булып кала.

Мөшәррәф хәрбиләр илдәге ислам сугышчыларына, икътисадның җимерелүенә һәм быелгы коточкыч су басуларга каршы тиешле чаралар күрә алмаган хөкүмәткә көч белән тыкшынырга мәҗбүр булырга мөмкин дип кисәтте.

Ашфак Пәрвәз Каяни
Гаскәр башлыгы генерал Ашфак Пәрвәз Каяни, президент Аси Алиф Зәрдари, премьер-министр Йосыф Раза Гиланиның бу атнада кризис очрашуы үткәрүен телгә алып Мөшәррәф алар анда «һава торышы турында сөйләшмәгәннәр» диде.

Ул шулай ук “хәзер, шиксез, бу гаскәр башлыгына һәртөрле басым ясала” дип ышандырды.

Мөшәррәф армия башлыгы булган чорда үзенә дә шундый басымнар булганлыгын һәм аны 1999 елда хөкүмәт түнтәрелеше оештырырга мәҗбүр иткәнлеген әйтте.

Лаһор шәһәрендә Мөшәррәфкә каршы урам җыены, 2008 ел
Мөшәррәф 2007 елда илнең баш хәкимен вазифасыннан алып илдә гадәттән тыш вәзгыять игълан иткәннән соң конституцияне бозуда гаепләнде һәм аның абруе шактый төште. 2008 елда үз тарафдарларының парламент сайлауда җиңелүеннән соң айларча дәвам иткән протест чаралары басымы белән ул хакимияттән китәргә мәҗбүр булды.

Соңгы арада исә Пакстанда хәрбиләрнең сайланган хөкүмәткә алмаш әзерләве турында имеш-мимешләр тарала.

Тышкы һәм иминлек сәясәтләре хәрбиләр кулында булу хөкүмәттәге цивильләрне көчсезләндерде. Президент Зәрдарига каршы коррупция гаепләүләре чыгарыла башлады.

Хакимияттән киткәннән бирле Лондонда яшәүче Мөшәррәф исә 2013 елгы президент сайлауда намзәт буларак катнашу өчен яңа сәяси фирка оештыруын игълан итте.

“Бөтен Пакстан мөселман лигасы” дип аталачак бу фирканең сәяси платформасын ул шушы җомгада Лондонда игълан итәргә җыена.

Әмма Мөшәррәф Пакстанга кайчан кайтачагын әйтмәде. Кайткан очракта анда аңа кулга алыну яный.

XS
SM
MD
LG