Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:08

Халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан татар дәүләт гуманитар педагогика университетында түгәрәк өстәл узды. Анда төрле газет-журналларда эшләүче тәрҗемәчеләр һәм, рәсмиләр дә бар иде. Бу сөйләшү вакытында татар әдәбиятын ничек итеп дөньяга чыгару мәсьәләсе дә тикшерелде.

Тәрҗемәчеләр көне уңаеннан үткәрелгән түгәрәк өстәл сәйләшүендә бүгенге көндә татар тәрҗемәчеләре арасында бердәмлекнең булмавына басым ясалды. Моның өчен аерым тәрҗемәчеләр берлеге корырга кирәклеге әйтелде. Катнашучылар фикеренчә, иң элек менә шушы мәсьәлә хәл ителергә тиеш. Моның белән беррәттән татар тәрҗемәчеләренең төп проблемнарының берсе - аларның хезмәте тиешенчә бәяләнми икән.

Тукай бүләге иясе шагыйрь, прозаик, публицист Ркаил Зәйдулла сүзләренчә татар әдәбиятының иң гүзәл үрнәкләрен башка телләргә тәрҗемә итү кирәк. Әлбәттә моны башкарганда билгеле бер система, програм булырга тиеш.

“Татарстан бер футболчыга, бер хоккейчыга әллә ничә миллион сум акча түгә. Ә инде татар әдәбиятен тәрҗемә итүгә килгәндә бернинди игътибар сизелми. Ул дәүләт сәясәте булырга тиеш. Дәүләт сәясәте юк икән, дәүләт үзенең кем икәнен башка халыкка күрсәтергә теләми икән, ул чагында монда коры энтузиазм белән генә эшләп булмый. Телләр комитеты конкрет програм булдырырга тиеш,” ди Зәйдулла.

Түгәрәк өстәлдә әйтелгәнчә бүген тәрҗемә эшендә турыдан-туры чит илләргә чыгу өчен күбрәк игътибар итәргә кирәк. Әдәби әсәр татар теленнән турыдан инглизчәгә, төрекчәгә, французчага һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән очракта аның оригиналлыгы саклана ала.


Бу өлкәдә соңгы елларда кайбер аерым очраклар бар. Әле күптән түгел генә Лондонда яшәүче татар язучысы Равил Бохараев Кол Галинең Кыйссаи Йосыф әсәрен инглиз теленә тәрҗемә итте. Габдулла Тукайның 125 еллык юбилее уңаеннан 2011нче елда аның әсәрләрен берничә телгә тәрҗемә итү турында да сүзләр йөри.

Хәлеңнән килмәсә тәрҗемә итмә!


Тәрҗемәче, шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Флера Тарханова сүзләренчә, хәзер теләсә кем тәрҗемә эше белән шөгылләнә һәм нәтиҗәдә зур хаталар җибәрелә. Хатасыз тәрҗемә итү өчен ике телне дә камил белергә кирәк.

“Бездән тыш бит әле министрлыкларда да бар тәрҗемәчеләр. Кайвакытта безгә алар тәрҗемә иткән документларны китерәләр иде.Андагы хаталарны санап бетерерлек түгел. Аның өчен ике телне дә барлык нечкәлекләренә кадәр камил белергә, аны тоемлый белергә кирәк”, ди Тарханова.

Тәрҗемәчеләргә багышланган беренче түгәрәк өстәл очрашуы татар әдәбиятенең бу өлкәсендәге проблемнарны барлау булды. Бу тармакка якын булганнарны әлегә чит телләргә тәрҗемә итү өчен ниндидер зур програм булдыру түгел, ә финанс мәсьәләсе күбрәк борчый. Хөкүмәттән тәрҗемә өчен бирелгән акчаларны максатчан тотылмавын да алар телгә ала.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG