Accessibility links

АКШ вәкиле Якын Көнчыгышта сөйләшүләрен дәвам итә


АКШның Якын Көнчыгыштагы махсус вәкиле Дҗордҗ Митчелл Фәлестин җитәкчесе Мәхмүт Габбас белән очрашып Фәлестин-Израил сөйләшүләрен өзмәскә өндәде.

Израил Көнбатыш Ярда яһүд утарлары төзүне тыю мөддәтен озайтмау сәбәпле Габбас бу сөйләшүләрдән чыгу белән янаган иде.

Бүгенге очрашудан соң Митчелл “без уртак фикергә килергә тырышуны дәвам итәрчәкбез” диде.

Фәлестин вәкиле Сәиб Аракат Митчелл бүген Израиль премьер-министры Беньямин Нетаньяһу белән иртәгә Габбас белән тагын очрашачак диде.

Митчелл Нетаньяһу белән кичә дә очрашкан иде.
XS
SM
MD
LG