Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан һәм Кабарда-Балкар парламентлары "президент" атамасына каршы


Дагыстан һәм Кабарда-Балкар парламентлары төбәк башлыкларын "президент" дип атауга каршы тавыш бирде.

Дагыстан Халык Җыены карарында “Без Чечня республикасы җитәкчелегенең Русия Федерациясе субъектлары югары җитәкчеләренә карата «президент» атамасын кулланмау тәкъдимен хупларга җыенабыз”, - диелә.

Әлеге ике республика парламентларының канунга үзгәрешәр кертү турындагы бу карарлары Русия Дәүләт Думасына җибәреләчәк.

Бүген шулай ук Ставрополь ягы һәм Томский өлкәсе парламентлары төбәк парламентларын Дәүдәт Думасы дип атамау турындагы федераль канун өлгесенә хуплау белдерде.

Ставрополь ягының Дәүләт Думасы үз исемен Ставрополь ягы Думасы дип үзгәртергә карар итте.
XS
SM
MD
LG