Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстан Әфганстандагы НАТОның тәэминат юлын япты


Пакстан үз җирләре аша Әфганстандагы АКШ һәм НАТО хәрбиләренә йөк ташу юлын япты. Бу НАТО боралагының чик аша ут ачып өч Пакстан хәрбиен үтерүенә җавап буларак карала.

Исламабадтагы рәсмиләр әйтүенчә, Пакстанның Торхам чик капкасы хезмәткәрләренә чик аша Әфганстандагы НАТОга ягулык һәм кирәк яраклар ташучы машиналарны туктатырга кушылган.

Бүген Пакстан рәсмиләре чик янындагы асаба җирендә НАТО боралагының ут ачып өч хәрбине үтерүен белдерде.
XS
SM
MD
LG