Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Татар мәдәни үзәге эшен башлады


Роза Хәбибуллина
Роза Хәбибуллина

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге 3 октябрьдә сезонын ачып җибәрә. Быелгы чаралар укытучылар елына багышлап уздырылачак. Мәскәүдә этномәдәни юнәлештә эшләүче татар теле укытучыларына игътибар артачак. Җанисәп хакында мәгълүмат биреп, милләтне бердәмлеккә чакырган чыгышлар булыр дип көтелә.

Җиде ел дәвамында инде октябрьнең беренче якшәмбесендә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге үзенең эш сезонын башлап җибәрә. Үзәкнең бу елга планлаштырган эшләре хакында Мәдәни үзәк хезмәткәре Роза Хәбибуллина белән әңгәмә кордык.

2010 ел укытучыларга багышланып уздырыла. Шул ук вакытта мәдәни үзәккә килгән милләттәшләргә алда торган җанисәп хакында да аңлатмалар бирәчәкбез, диде Мәдәни үзәк хезмәткәре Роза Хәбибуллина.

Роза ханымның әйтүенә караганда, мәдәни үзәктә быел да узган елгы кебек зурлар һәм кечкенәләр өчен татар теле, рәсем, бию, нәфис сүз түгәрәкләре һәм «Газиз» театр студиясе эшләячәк. Шуның өстенә әгәр дә теләүчеләр табылса, курайда уйнарга өйрәтүче дә бар икән.

Икенче сезон инде мәдәни үзәкнең үз эстрада музыка коралы төркеме эшен дәвам итәчәк. Мәдәни үзәк каршында оешкан «Шатлык», «Наян», «Шаян» җыр төркемнәре дә танылып бара Мәскәүдә.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк рус шоу-бизнесында танылган милләттәшебез Лина Гарифуллина да быел мәдәни үзәктә еш була икән. Чөнки ул Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасы нигезендә татар телендә мюзикл куярга җыена, диде Роза Хәбибуллина.

Татар мәдәни үзәгендә төзекләндерү эшләре үтте

Яңа сезонда «Энҗе бөртекләре» дип аталган, Габдулла Тукайның юбилеена багышланган балалар фестивале дә узарга тиеш. Ул эшне мәдәни үзәк, милли мәдәни мохтарият, фестиваль комитеты бергәләп оештыра.

"Башка елларда бу эшләрдә Мәскәү хөкүмәте ярдәм итә торган иде, менә хәзер, Юрий Лужков киткәннән соң, безгә андый игътибар булырмы, монысын әйтеп булмый", диде Роза Хәбибуллина.

Мәдәни үзәкнең китапханәсе дә елдан-ел тулыланып бара. Бу эшләрдәге ярдәмнәре өчен, без Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтле, диде Роза ханым.

"Г.Камал театры мөдире Шамил Закиров безне яңа китаплар, яңа пьесалар белән тәэмин итәргә вәгъдә итте. 20 ноябрьдә безнең мәдәни үзәктә театр коллективы һәм журналистлар белән очрашу да булачак. Гыйнвар аенда Мәскәүдә театр гастрольләрен көтәбез", диде Роза ханым.

Мәдәни үзәктә шулай ук Мәскәүгә спектакльләре белән килергә җыенган Минзәлә, Тинчурин театры артистлары белән дә очрашулар планлаштырылган.

Төзекләндерү вакытында көтелмәгән ачыш

Роза Хәбибуллина быел җәй айларында мәдәни үзәктә төзекләндерү эшләре барган вакытта тамаша залының бер як диварында табылган кызыклы язма хакында да әйтте.

«Ирекле матбугат һәм мәгариф бары тик Совет илендә генә, барысы да үзебезнең кулда»

Дивардагы иске акшар артыннан кызыл буяу белән гарәп хәрефле язма килеп чыккан. Ул бөтен дивар буена сузылган булган. Мәдәни үзәк хезмәткәрләре бу язмаларга зур табылдыкка юлыккан кебек сөенгән. Ләкин гарәп әлифбасын беркем дә укый алмаганлыктан, ерак булмаган тарихи мәчеттән берничә имамны чакырып китергәннәр.

Буяулары уңган булуга карамастан, имамнар язманың эчтәлеген бик тиз укып биргән. Анда бик үк төгәл җөмләдә булмаган «Ирекле матбугат һәм мәгариф бары тик Совет илендә генә, барысы да үзебезнең кулда» дигән язма булганлыгы ачыкланган.

Мәдәни үзәк җитәкчеләре гарәп хәрефләренә хөрмәт йөзеннән бу язманы берничә көн тотсалар да, совет вакыты язмасы булгангадыр инде, бәласеннән баш-аяк дип, яңадан буяп куйганнар.
XS
SM
MD
LG