Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләткә бай татарлар кирәк"


Азат Зыятдинов
Азат Зыятдинов

Сарытауда тарихи татар зираты урынына йортлар салмакчы булганнар. Әмма өлкәнең татар милли мәдәни мохтәрияте рәисе Камил Әблязов ЮНЕСКО оешмасын чакыртып аны саклап кала алган. Бай татарлар Сарытауда гына яшәмәсә дә, ярдәм итүчеләре аз.

Җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Русия төбәкләренә оештырган мәдәният көннәре кысаларында җырчы Вил Усманов иҗат төркеме белән бергә Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Азат Зыятдинов Сарытауда булып кайткан.

Сарытау шәһәре, Алтатар, Сәфәр, Илмин, Үзән авылларындагы татарлар алдында күбрәк җанисәп турында чыгыш ясаган Зыятдинов сүзләренчә, бүген әлеге өлкәдә татарлар үзләренең милләте белән горурланып яши.

“Ә үз милләте белән горурланган халык беркайчан да башка халык булып язылмый. Узган җанисәп вакытында анда 57-58 мең татар бар дип исәпләнгән. Быел да ничек язылу турында шик белдерүче булмады”, ди ул.

Татарларның мәктәпләре дә, мәчетләре дә бар

Бу горурлык беренче чиратта андагы милли тормышның хәле белән дә бәйле.

Ә аны сокланырлык дип әйтергә була. Әгәр Русиянең күп кенә төбәкләрендә татарлар мәктәп, мәчет ачу өчен көрәшсә, Сарытауда болар инде шактыйдан эшләп килә.

“Нур” ширкәтләр төркеме җитәкчесе, эшмәкәр, татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Камил Әблязов моның өчен бар мөмкинлекләрне дә булдырган.

Азат Зыятдинов әйтүенчә, бүген Сарытауның шәһәр үзәгендә урнашкан элек кадетлар корпусы, совет заманында Суворов училищесы булган бинаны татар гимназиясенә дип Әбләзов өч милллион ярымга сатып алган. Анда хәзер 350ләп укучы белем ала.

“Мин өч сыйныф алдында чыгыш ясадым. Өлкән сыйныфта укучылар татарча яхшы белә, 4нче сыйныф алдында урысча сөйләргә туры килде. Анда фәннәр урысча укытылса да, укытучылары татар һәм монда татар мохите хөкем сөрә”, ди ул.

Шулай ук Әбләзов җир сатып алып өч мең кеше сыя торган мәчет төзеп куйган.

“Анда мин шулай ук халык белән җанисәп турында сөйләштем”, ди Зыятдинов.

Халыкара дәрәҗәдә эшләү

Сарытауда татарлар электән үк аерым бистәгә тупланып яшәгән. һәм шунда зур зират та булган. Хәзер инде ул шәһәр эчендә калган. Аны исә йортлар салырга дип алмакчы булганнар.

Ләкин Әблязов ЮНЕСКО комитетыннан вәкилләр чакырткан. Һәм алар ЮНЕСКО объекты дип мөһер сугып киткәннәр.

“Хәзер аны беркем ала алмаячак. Халыкара дәрәҗәдә эшләүнең файдасы күп”, ди Зыятдинов.

Сабантуй уздыру өчен дә ел саен хакимияттән урын сорамас өчен Әблязов Идел буеннан ун мең гектар җир сатып алган.

“Элек мәдрәсәләр тоткан күп байлар булган. Аерым алганда Оренбурда, Иж-Буби мисалларын гына да китереп була. Бүген дә татарның байтак байлары бар. Әмма күпчелеге үз акчасын күрсәтергә курка. Чөнки бу дөрес юл белән кергән акча түгел. Әблязов керемнәрен күрсәтүдән шикләнми. 2007 елга аның 700 миллион доллар акчасы була. Хәзер инде ул тагын да күп. Аның урман, ягулыклар сату, бур, пыяла корылмалары, ипи пешерү объектлары бар. Киләчәктә татарга шундый кешеләр кирәк”, ди Зыятдинов.

Башкорт мәсьәләсе ызгыш чыгармагае

Мәдәният йортында узган җыелыш та җанисәпкә багышланган. Анда милли мәсьәләләр министры да, өлкәнең конгресс җитәкчеләре дә чыгыш ясаган.

“Хәзер татарларны йөздән артык төркемгә бүләләр. Анда нинди генә исем юк. Махсус халык башын бутар өчен шулай эшлиләр. Без монда “милләтем – татар”, “халкым исеме – татар” дип язарга кирәк дип аңлаттык”, ди ул.

Зыятдинов фикеренчә, хәзер башкорт мәсьәләсен дә куертасы түгел. Чөнки моннан беркем отмый, я ике халык арасында ызгыш кына килеп чыгарырга мөмкин.

“XXI гасырда көчләп, административ юл кулланып башка милләт итеп яздыру ул цивилизациядән ерак торган адым. Моның белән ерак барып булмый”, ди ул.
XS
SM
MD
LG