Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 11:22

“Ак Барс” һәм “Татфондбанк” банклары бергә кушылачак


Татарстанның “Ак Барс” һәм “Татфондбанк” банклары киләчәктә бергә кушылачак. Әмма әлеге ике банкның милкен кушу 2013 елга кадәр тормышка ашмаячак.

Бу турыда Казанда үткән матбугат очрашауында “Ак Барс” банкының мөдирләр шурасы рәисе Роберт Мусин белдерде. Ул шулай ук 13 ноябрьдән “Татфондбанк” идарәсен җитәкли башлаячагын да белдерде.

Кушылу нәтиҗәсендә оешкан яңа банк Русиядәге иң зур ун банк исемлегенә керергә мөмкин диелә.

XS
SM
MD
LG