Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Талибан хәрәкәте Төньяк Әфганстанга ныграк үтеп керә бара. Андагы авыллар сайлау алдында: яки Талибанга хәзер үк кушылырга, яки инде соңрак уч алулар булачак. Кундуз вилаятендәге Тарбуз Гузар авылы көрәшергә булган.

Тарбуз Гузар авылы Кундуз елгасы ярындагы урманда урнашкан. Әфганстанның күп кенә районнарында барысы да кипкән булса, монда хәтта чатырман кызу җәйдә дә тирәлек яшеллеккә күмелгән.

Әгәр авыл шактый алга киткән һәм авыл хуҗалыгы уңышлары да аның байлыгына нигез булып тора кебек тоелса да, Тарбуз Гузар котычкыч хәлдә яши.

Инде елдан артык ул Кундуз вилаятендә төньяккарак үтә барган “Талибан” хәрәкәтенә каршы торырга мәҗбүр. Бу ялгыз көрәш барлык авыл халкы акчасы ярдәмендә тупланган җирле милиция белән алып барыла.

Ләкин авыл халкы даими рәвештә 50 милицияне тоту өчен ул кадәр бай түгел. Һәм милиция җитәкчесе якын арада читтән ярдәм килмәсә, инде 3-4 айдан соң талиблар белән көрәшне дәвам итә алмаячагын әйтә.

Тагын дүрт ай


Тарбуз Гузардан берничә чакрым көньяктарак урнашкан милиция кальгасен Талибан белән көрәш ноктасы дип атарга була. Аннан тирә-яктагы урманны күзәтәләр. Инде даими ут ачылу сәбәпле, калгәнең диварлары пуля эзләре белән тулган.

40 яшьләр уртасындагы кечкенә генә буйлы милиция башлыгы Надир Шәйх үз тормышында мөҗаһидларның элекке Советларга каршы заманыннан башлап инде төрле каршылыкларны күргән.

Әмма үзе саклаган авылда яшәүче гаиләсенең бүгенгесе һәм киләчәге өчен ул бу кадәр борчылганы булмагандыр.

“Без ел азагына кадәр каршы тора алырбыз дип уйлыйм. Аннары хөкүмәт безгә ярдәмгә килер дип өметләнәбез. Инде бит 14 ай вакыт узды, тагын дүрт ай тора алачакбыз. Каршы торучы кораллылар саны арта, әмма халыкның безне тотар өчен акчасы җитми”, ди ул.

"Талибан" алдан уйлап хәрәкәт итә

Әфганстан хөкүмәте июль аенда "Талибан"ның көчәюенә каршы меңнәрчә милиционерны җәлеп итәчәген игълан итте. Ягъни эчке эшләр министрлыгы карамагындагы җирле кешеләрдән торган кораллы милиция төзеләчәге һәм аларга хокук саклаучыларга түләнә торган хезмәт хакының 60% түләнеп барачагы әйтелде.

Әмма рәсмиләр белән сөйләшүләргә карамастан, әлегә ышанычлы ярдәм килгәне юк. Ә инде өлешчә Кундузны контрольдә тоткан “Талибан” басымны арттыра бара.

Милиция кальгасеннән берничә метрда гына урнашкан Злум Абат авылы инде өлешчә Талибан кулында.

Сакчыларның берсе Хавадҗа Морат сүзләренчә, Талибан күбрәк төннәрен, милиционерлар туйга яки башка үз шәхси эшләре белән киткәндә хәрәкәт итәргә тырыша. Аларга барысын да сөйләп торучы үз кешеләре бар.

Әле берничә көн элек кенә Морат һәм өч яңа сакчыга кинәт килеп чыгучы “Талибан” сугышчыларына каршы торырга туры килгән. Бары Моратның бу өлкәдә тәҗрибәле булуы гына хәлне коткарып калган.

Әмма җирле милиция Талибанны тотып торса да, алар әлеге хәрәкәтнең каршылыкны киметү өчен кешеләр күңеленә һәм йөрәгенә тәэсир итүне чикли алмый.

Надир сүзләренчә, Тарбуз Гузар авылындагы “Талибан” тарафдарларының “хәзер Әфганстан чит ил хәрбиләре кулында” дигән хәбәрне таратуы борчу тудыра. Ул шундый кешеләрнең берсе мәдрәсәдә эшләүче мулла булуын әйтә.

Бар ярдәм халыкныкы


Кайбер яшь ир кешеләр үзләре үк “Талибан” ягына чыгарга карар кыла. Моны теләп эшләүчеләр булган кебек, гаиләләре болай иминрәк булыр дигән фикердән чыгып шундый карарга килүчеләр дә бар.

Хөкүмәтнең бернинди ярдәм күрсәтмәве, инде 14 ай ялгыз каршы торучы милицияләрнең зарларын арттыра. Надир әйтүенчә, авыл халкы үзләре каршы тору өчен көчләр булдырырга тиеш дигән карар кабул ителгәндә хуплаучылар арасында нәкъ хөкүмәт вәкилләре булган.

“Без җыелдык һәм район җитәкчелеге безгә корал белән ярдәм итәчәген вәгъдә итте. Әмма алардан әле дә берни килмәде. Барысы да, авыл халкы ярдәме белән алынды. Коралларны да, мотоциклларны да авылдагы байлар алырга булышты. Бар ярдәм халыкныкы”, ди ул.

Мондагы халыкның барысы да беренче чиратта иминлек тели. Шуңа кайберләре “Талибан”га кушылу отышлырак дигән фикердә тора. Әмма соңрак “Талибан” үз таләпләрен куя башлагач алар инде ялгышканнарын аңлый.

Әгәр бу авылга да хөкүмәт ярдәме килмәсә, милиция дә киләчәктә я “Талибан”га кушылырга, я инде гаиләләрен алып качарга мәҗбүр булачак.

Әмма алар әлегә бу фикердән ерак торырга тырыша. Хәзер аларның бар уйлары хөкүмәт ярдәме белән бәйле. Өметләренең аклану-акланмавы исә Кабулдагы гамәлләрдән тора.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG