Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент бүләге Әрәкәйгә кайтып җитте


Бүләк машинасы
Бүләк машинасы

"Түгәрәк уен" III Бөтенрусия татар фольклоры фестивалендә Татарстан президентының махсус бүләгенә лаек булган "Сәрдәрия"ләргә FIAT Ducatо машинасына сертификат бирелгән иде. Инде машина үзе дә Әрәкәй авылына исән-имин кайтып җиткән.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның "Сәрдәрия" ансамбленә бүләге бөтен халыкны шаккатырган иде. Урал татарлары өчен бу бик сөенечле һәм горурлык тудыручы вакыйга булды.

Шундый зур бүләкнең Свердловски өлкәсендә калуы кайберәүләргә бәлки аңлашылып та җитмәгәндер. 52 ел буена эшләп килгән, инде утыз ел буе Халык ансамбле исемен йөрткән бу коллектив Свердловски өлкәсендә генә түгел, Русиянең башка төбәкләрендә һәм Казан каласында да иң зур чараларда катнашу өчен чакырылып ала торган кадерле кунак.

Фестиваль узып өч-дүрт көн үтүгә, бүләк Татарстаннан чыгып китте, каршы алыгыз, дигән хәбәр килде. Татарстан бүләген каршы алырга "Сәрдәрия" коллективы гына түгел, авыл халкы да җыелды. Шулай ук кадерле кунакларны каршы алырга дип Түбән Сырга районы башлыгы Валерий Еремеев, Михайловски шәһәр башлыгы Сергей Воробьев та килгән иде.

Көн яңгырлы, салкынча булуга карамастан, халык Сырга елгасы янына автобусны каршы алырга чыкты. Кадерле кунакларны чәк-чәк белән, җырлап-биеп каршы алдылар. Ике як та бер-берсенә кайнар сәламнәр белән чыгыш ясады.
“Без шундый зур бүләк алуыбыз белән чиксез горурланабыз һәм бик шатланабыз. Бу безнең барыбызның да бергә эшләп алган хезмәт җимеше, шуңа күрә мин үзебезнең коллективны чын күңелдән котлыйм, һәм тагын да зуррак иҗади уңышларга ирешүебезне телим”, диде машина ачкычын тапшыру тантанасыннан соң ансамбльнең бүгенге җитәкчесе Салават Губаев.

Артистлар шунда ук елга буенда кичке уен уйнап, җырлап-көлеп, яңа автобуска утырып, авыл урамнары буйлап әйләнде. Әрәкәй халкы гына түгел, Урал төбәгендә яшәүче барлык татарлар исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәтләр белдерде.
XS
SM
MD
LG