Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:23

Сембер өлкәсенең Иске Майна районында Татар Урайкины исемле авыл бар. Җирле халык аны Кызылсу дип йөртә. Авыл элек Кече Кандал дигән милли районга кергән, аннары татар авылларын бүлеп, аны Иске Майна районына керткәннәр. Авылда район өчен бердәнбер татар мәктәбе эшләп килә.

Сембер өлкәсенең Иске Кызылсу авылында ифрат та уңган татар халкы яшәгән. Моны XVIII гасырда сәяхәтче Иван Лепехин юлъязмалары да раслый. 1771 елда Питербурдан чыккан сәяхәтче татар тукыган киндерләрне мактап китә, юлъязмаларында менә нәрсә язып калдырган ул: "Татары ткут нарочито чистый холст, а мордовки и чувашки – только толстый".

Икенче сәяхәтче галим Иоһан Георгидан бер өзек тә шул күзәтүне куәтли: "Һәр авылда диярлек үз тире эшкәртүчеләре, итекче-тегүчеләре, тимерче һәм балта осталары бар. Ә аларның хезмәт сөючән хатын-кызлары йон һәм җитен тукымалары җитештерә".

1938 елда чыккан "История Татарии в документах и материалах" дигән китаптан алынган бу күзәтүләр Шәһри Болгардан көньяк-көнчыгышка – Мәләкәс шәһәренә илтүче юл өстендә утырган Иске Кызылсу авылы халкына да кагыла.

Кече Кандалдан – Иске Майнага

Кызылсу авылы мәчете
Сталин чорында, Пенза, Мордовия якларында кебек үк, Сембер төбәгендә дә милли районнар булдырылган. Үзәге Кече Кандал касабасы булган районга тирә-якта урнашкан татар авыллары тупланган була. Ә инде 1959 елда "бөек" идеолог Михаил Суслов, барча милли районнарны таркатып, төрле районнарга бүлгәләү кампаниясен оештыра.

Кече Кандал районына кергән авыллар 3 районга бүлгәләнәләр. Парау авылы – Мәләкәс, Татар Урайкины (Кызылсу) авылы – Иске Майна, Ертуган һәм Абдулла авыллары – Чардаклы районына кертелә.

Шунысы аеруча гыйбрәтле: соңгы ике авылны Чардаклы районына кертү өчен, харитада тар гына "аппендикс-бугаз" пәйда була. Һәм күрше татар авыллары арасында юллар өзелә.

Асфальт дигәне гомумән булмаган вакытларда Ертуган егете, шагыйрь Габделҗаббар Кандалыйның "Урайкинга барган идек кызлар күзләргә" дигән сүзләрен бүгенге яшьләр аңламас та: элек 2-3 чакрым ераклыкта гына булган арада хәзер сукмак та юк, ә асфальт юл – 25-30 чакрым. Кичләрен кызлар күзләү өчен генә шулкадәр арага йөрмәссең.

Кызылсу мәктәбендә бала саны кими


Теләсә нинди авылның киләчәген күрсәтүче төп фактор – аның мәктәбе. Шунлыктан туп-туры мәктәпкә юл тоттык. Тарих укытучысы һәм класстан тыш эшләрне әйдәүче Хаҗия Нәсибуллина белән әңгәмә кордык:

"Балалар саны кими бара инде. Былтыр 47 укучы иде, быел 39 гына. Мәктәбебезне быел саклап кала алдык. Районда бердән-бер татар мәктәбе булуына басым ясадык. Чөнки балаларны башка авылларга җибәрсәк, урыс арасында эреп бетәрләр иде. Әле болай да интернет дигәне балаларны руслаштыра бара.

Шөкер әле: өлкән яшьтәгеләрнең ана телендә генә аралашуы, милли киемнәре, мәчетләргә йөрүләре, милли һәм дини бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне тотулары милли рухны саклап килә".

Бала саны кимүнең сәбәпләре хакында Хаҗия ханым авылда эшкәртү цехлары булмау, җитештергән тауарны урнаштыру кыенлыкларын, авыл хуҗалыгына бөтен илдәге кебек игътибар юклыгын санап китте: "Аннан тыш авыл яшьләрен Сембердә төзелгән зур "Авиастар" заводы суырып алды. Хөкүмәт авылны бөтенләй ташлады. Үзебез дә ясалма май-сөт ашыйбыз бит хәзер", диде ул.

Әлбәттә, бу хакта укытучы белән генә түгел – авыл халкы һәм аның җитәкчеләре белән сөйләшү хәерлерәк. Бу әңгәмәләр – киләчәк язмаларда.

XS
SM
MD
LG