Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Кытайның хәрби-диңгез көчләре артуга борчыла


Япония премьер-министры Наото Кан Токионың Кытай белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләвен, әмма аның хәрби-диңгез көчләрен арттыруына борчылуын белдерде.

Сентябрь башында Көнчыгыш Кытай диңгезендәге бәхәсле утраулар янында Япониянең яр буе сакчылары Кытай балыкчылык көймәсе капитанын һәм диңгезчеләрне кулга алганнан соң, ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр киеренкеләшеп китте.
Соңрак алар азат ителде.
XS
SM
MD
LG