Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтчеләр халыкны мәчет төзүгә каршы котырта


Сыктывкардагы мәчет төзелергә тиеш урында “Мәчет булмаячак, Коми Косово түгел” дигән язу калдырганнар. Шулай ук андагы сакчылар алачыгын да яндырып киткәннәр. Сайлау алдыннан мәчет тирәсендә каршылык тагын да куера.

Әлеге каршылык артында Сыктывкардагы “Себер чиге” урыс милләтчел оешмасы тора. Моннан бер ел элек кенә алар инде мәчет төзүгә каршы имза җыя башлаган иде. Хәзер инде халыкны куркыту эшенә керешкәннәр.

Бу беренче чиратта сайлау алды провокацияләре белән бәйле дип саныйлар.

“Нур” мөселман җәмгыяте рәисе Фәрит хәзрәт Ибраһим сүзләренчә, “Себер чиге” җитәкчесе Алексей Колегов халыкка монда хастаханә урынын кысрыклап зур ислам үзәге төзеләчәк, ягъни мәчеттән тыш, кунакханә, ашханә булачак дип котырткан.

Алар өйдән-өйгә йөреп халыкны каршылык чарасына чыгарга чакырган. Әмма җыелышка үтәмилләтчеләр һәм пенсионерлар гына килгән.

Фәрит хәзрәт әйтүенчә, халыкның күпчелеге инде аларга ышанмый. Шул сәбәпле алар төрле уйдырмалар уйлап чыгарып халыкны куркытуга керешә.

Православ республикасында мәчеткә урын юк

Ә чынлыкта мәчет өчен җир шәһәр читендәге Лесозаводская районында бирелгән. Аның ике ягыннан да югары вольтлы линия уза һәм анда башка берни төзеп булмый.

Мондагы мөселманнарның ислам үзәге түгел, хәтта мәчет төзүгә дә әле акчалары юк. Барлыгы бу эшкә алты миллион сум кирәк, ә алар 600 меңне генә җыя алган.

“Иганәчеләр эзлибез, әмма әлегә таба алмыйбыз”, ди хәзрәт.

Шуңа ул хәзер мөселманнар алдында үтәмилләтчеләргә караганда, күбрәк акча мәсьәләсе борчуын әйтә. Әмма сайлау якынлашкан саен милләтчеләрнең басымы көчәер дип көтелә.

“Бу көннәрдә җәмәгать тыңлаулары булырга тиеш. Аны милли эшләр министрлыгы һәм шәһәр хакимияте оештыра. Шунда “Себер чиге” оешмасы вәкиле дә булыр дип көтелә. Әгәр республика губернаторы каршы чыкмаса, Колегов сүзенә карамаячаклар. Иң мөһиме шәһәр хакимиятенең безнең яклы булуы кирәк. Әгәр Колегов инде алар кушканны эшләсә мәчет төзүгә өмет бетә”, ди Ибраһим.

Милләтчел оешма исә Коми православ республикасы һәм анда мәчеткә урын юк дип белдерә икән. Хәттә мәчет янындагы корылмага “Мәчет булмаячак, Коми Косово түгел” дигән язу да язып калдырганнар.

Шул ук вакытта Комида Сталин заманында репрессияләнгән меңнәрчә мөселман сөякләре ята.

“Монда меңнәрчә мөселман яши һәм алар кешечә намаз укырга тели”, ди “Нур” оешмасы вәкилләре.

Ләкин сайлауга әзерләнгән милләтчеләр киләчәктә монда террор үзәге булачак дип яңадан-яңа провокацияләр китереп чыгара.
XS
SM
MD
LG