Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:34

Танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков, Уфадагы эш сәфәре кысаларында, җомга көнне журналистлар белән очрашты. Халык исәбен алуга бәйле сорауларга җавап бирде ул.

Дамир Исхаков Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре белән очрашып, үзенең яңа китапларын тәкъдим итте. Бу китаплар халык исәбен алуга бәйле бихисап мәгълүматларны туплаган.

Очрашуда катнашучыларда Дамир Исхаков әзерләп чыгарган “Башкортстан тарихчыларының зур ялганы” исемле китап зур кызыксыну уятты. Бу җыентыкта Дамир әфәнденең һәм башка күп кенә авторларның җанисәпкә бәйле язмалары, фәнни тикшеренү нәтиҗәләре урын алган. Китапка кергән мәкаләләрнең күпчелеге Башкортстандагы җанисәп вакытында татарларны башкорт дип яздыру турындагы хәлләрне яктырта.

"Җанисәпкә әзерлек тиешле дәрәҗәдә алып барылмады"

Журналистлар белән оештырган матбугат сөйләшүендә дә сүз, нигездә, Башкортстандагы татарларның хәле, алда торган халык исәбен алуга әзерлек мәсьәләләре турында барды. Казан кунагы фикеренчә, быел җанисәпкә әзерлек тиешле дәрәҗәдә алып барылмады:

“Әлбәттә, Бөтендөнья Татар конгрессы һәм башка милли оешмалар илнең кайбер төбәкләренә язучыларны, сәнгать әһелләрен юллады, ләкин, гомумән алганда, эш сүлпән барды. Бу мәсьәләдә хәтта Татар конгрессы Башкарма комитетының үзендә дә фикер уртаклыгы юк”, ди Дамир Исхаков.

Матбугат очрашуында Дамир Исхаковка җанисәп кампаниясенә бәйле күптөрле сораулар бирелде. Аеруча быел татарларны 130лап төркемгә бүлүгә бәйле сораулар еш яңгырады. Бу мәсьәләдә бер генә киңәш була алуын әйтте Дамир Исхаков – Мәскәү тарафыннан нинди генә бүлгәләү булмасын, һәр татар үзенең милләтен ачык итеп әйтергә һәм яздырырга тиеш.

"Хакимият басымы булмаса, татарлар артырга мөмкин"


Журналистларны Башкортстанда быелгы җанисәп нәтиҗәләренә Дамир Исхаковның фаразы да кызыксындырды. “Азатлык” хәбәрчесенең шушы соравына Дамир Исхаков, быел Башкортстанда хакимият басымы булмаса, татарлар 1989 елгы күләмгә үк кайта алмаса да, шактый гына артырга мөмкин дигән фикерен әйтте. “Моны искәрткән башкорт галиме Әхмәт Сөләйманов дөрес чамалый”, диде Дамир Исхаков.

Аның фикеренчә, башкорт галимнәренең Башкортстанның төньяк һәм көнбатыш районнарында, хәтта Татарстанның көнчыгыш төбәкләрендә дә башкортлар яши дигән раслаулары дөреслеккә туры килми. Бу тарихны яхшылап өйрәнергә һәм бәхәсләргә нокта куярга кирәк, дип саный Дамир әфәнде.

“Фәнне сәясәт белән бутарга ярамый. Әсфәндияров кебек башкорт галимнәре фәкать сәяси-идеологик биремне үти. Башкортлаштыру гамәлләре тискәре нәтиҗәләргә генә китерәчәк”, ди Дамир Исхаков.

Уфада тагын пикет үтәчәк

Матбугат очрашуын алып барган Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин сөйләшү ахырында журналистларга киләсе атнада Уфада үтәчәк пикет турында да мәгълүмат бирде:

“Алдагы атнаның сишәмбесендә татар җәмәгатьчелек оешмалары Уфада Республика йорты каршында пикет оештырачак. Анда Башкортстанда халык исәбен алуны дөрес үткәрү, ялган язуларга юл куймау таләпләре булачак”, диде Мәҗит Хуҗин.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG