Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар 25%ка артачак


Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучы 200ләп егет язгы чакырылыштан качып калган. Яшьләрнең күпчелеге армиядә хезмәт итү -- үз гомереңне куркыныч астына кую ул, дип белдерә.

Айрат Шәрәфетдиновка 21 яшь. Ул Казан дәүләт консерваториясенең икенче курсында укый. Хәрби тормыш аңа бөтенләй үк ят нәрсә түгел. Консерваториягә кергәнче Сембердәге Суворов мәктәбендә белем алган. Шулай да ул, әгәр хәрби хезмәткә чакыру кәгазе җибәрсәләр, анда бармас өчен төрле юллар эзләячәк.

“Инде без XXI гасырда яшәсәк тә, Русия армиясендә булу куркыныч. Чөнки анда әлегә кадәр бабайлык, ягъни дедовщина хөкем сөрә. Кайберәүләр аннан әйләнеп тә кайта алмый. Озаграк хезмәт иткәннәр яңа килгәннәрне төрлечә җәберли. Шуңа мин хәрби хезмәткә барудан баш тартам”, ди Шәрәфетдинов.

Ул үзе кебек яшь егетләрнең нәкъ шундый карашта булуын әйтә. Шулай да хәрби хезмәткә барып кайтырга теләүчеләр дә бар ди. Ләкин андыйлар күп түгел: кечкенәдән спортны үз иткән һәм үзара тәпәләшкәндә гел җиңеп, өстен калырга өйрәнгән егетләр.

Хәрби билет бәясе 100 мең сумнан башлана

Хәрби хезмәт вакыты бер елга гына калдырылгач, ул-бу булмас әле, ул кадәр озын вакыт түгел дип армиягә барырга теләүчеләр арткан иде. Хәтта узган елның көзге чакырылышы вакытында урын җитмичә, Татарстан хәрби комиссариатыннан өйләренә кире кайтарып җибәрелгәннәр дә булды.

Ә менә республика комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы урынбасары Илшат Кәримов әйтүенчә, язгы чакырылыш вакытында Татарстаннан 200ләп егет качып калган. “Без аларны бөтенләй таба алмадык. Бөтен материалларын җыеп прокуратурага җибәрдек”, ди Кәримов. Аның сүзләренчә, әлегә нәтиҗәсе күренми. Прокуратураларда бу эшләрне карау озакка сузылырга мөмкин.

Кайберәүләр бүгенгә кадәр Татарстанда хәрби билетны сатып алып булганын кире какмый. Аның бәясе 100 мең сумнан башлана икән. Күрәсең, егетләр армиягә бармас өчен үзара бу хакта сөйләшә, бәясен белешә. Хәрбиләр үзләре моны була торган хәл түгел ди. Кайбер егетләр исә бармау мәсьәләсен табиблар аша хәл итәргә тырыша.

Сәламәт түгелләр дә җибәрелә

Соңгы елларда хәрби чакырылыш вакытында медицина тикшерүе узу катгыйлану турында белдерделәр. Әмма бу сүздә генә кала ахыры. Республиканың хәрби табиблар комиссиясе белдерүенчә, быел яз көне армиягә алынган 8 егетне сәламәт булмаган өчен хәрби бүлекләрдән өйләренә борып кайтарганнар, дип хәбәр итә “Вечерняя Казань” газеты. Узган ел 13 егет кайтарып җибәрелгән. Шуларның икесендә ачык туберкулез тапканнар.

Республикадан булачак хәрбиләрне төрле бүлекләргә (частьларга) җибәргәнче, башта Казанда җыялар. Яз көне җыелганнарның сәламәтлеге дә тел шартлатырлык түгел. Егетләрнең 13,4%ы Татарстан башкаласыннан ук кире борылган. Бу хәл кабатланмасын өчен хәрби табиблар комиссиясенә яхшы белгечләр генә алырга җыеналар.

Моңа кадәр булган әшнәлек һәм ришвәтне бетерү максатыннан, хәрби хезмәткә чакырылучыларга электрон сәламәтлек паспорты эшләргә дә җыеналар. Анда кичерелгән авырулар, комиссия тикшерүләре язылырга тиеш. Әмма кайберәүләр, бу паспортка мәгълүматларны югары белгечләр кертсә генә уңышы булачак, дип белдерә.

Көзгә 9 мең егет китәргә тиеш

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар елдан-ел арта бара. 2007 елда 7,5 мең егет алынган булса, 2008 елда тугыз ярым меңгә җитте. 2009 елда 13 мең егет армиягә алынды. Әгәр көзге планны үти алсалар, 2010 елда республикадан 16 мең 200 кеше хәрби хезмәттә булачак. Русия саклану министрлыгы, Татарстан көз көне 9 мең егет җибәрергә тиеш, дип белдерә.

Ни өчен Татарстаннан чакырылучылар саны ел саен диярлек арта бара? Белгечләр моны килешү нигезендә хәрби хезмәткә алуны бетерү һәм республика мөмкинлекләрен кирәгеннән артык итеп күрсәтү белән дә бәйли.

Билгеле булганча, түрә-кара, акчалылар әле дә улларын хәрби хезмәткә җибәрмәскә тырыша. Чакырылыш саны арта бару, димәк, сәламәтлеге алай ук яхшы булмаганнарның һәм хәрби хезмәтне үз итмәгәннәрнең китү мөмкинлеген дә калдыра.

Телефоннарны командирлар җыеп ала

Шулай да Татарстан менә инде берничә ел, ул-бу була калса, хәбәр итә алсыннар, дип һәр чакырылучыга кесә телефоны биреп җибәрә. Әмма күп очракта егетләр аннан шалтырата алмый.

“Егетләрнең кулында телефон булса шалтырата ала. Әмма нинди командирга эләгә бит әле”, ди Кәримов.

Шулай ук катгый сер итеп тотылган хәрби бүлекләрдә дә кесә телефоннарын куллану тыелган. Армиядән кайткан егетләр авызыннан аларның телефоннарын озаграк хезмәт итүчеләр алганын, ә кайбер җирдә, аны-моны сөйләмәсеннәр дип, командирларының җыеп куйганын да ишеткәләргә туры килә. Әлегә хәрби бүлекләрдә мобил телефоннан сөйләшә алу да җайга салынмаган.

Көзге чакырылыш алдыннан, Татарстанда тагын хәрби хезмәтнең вакытын арттыралар икән, дигән сүз таралды. 2 ел 8 айга җиткерергә мөмкиннәр дип тә сөйлиләр. Әмма Илшат Кәримов, хәрби хезмәткә китүче егетләр көз дә, киләсе язда да бер елга гына барачаклар, ди.
XS
SM
MD
LG