Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин: Русиянең ДСОга кушылуына бәйле сораулар калмады


Русия вице-премьеры, финанс министры Алексей Кудрин Мәскәү белән Вашингтон арасында Русиянең Дөнья сәүдә оешмасы ДСОга кушылуына бәйле сораулар калмады дип белдерде.

“Ялта Европа стратегиясе” дип аталган еллык форумда чыгыш ясап Кудрин Русия һәм АКШ президентларының июнь аендагы саммитта бу турыда сөйләшүләрне сентябрь аена тәмамларга дип килешкәнлеген искә алды.

Русия бу оешмага керергә инде 1993 елдан бирле тырышып килә. Гадәттә исә оешмага кушылу эше җиде елдан озакка сузылмый.
XS
SM
MD
LG