Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бурятиядә югалган Ан-2 очкычында җиде кеше булган


Бурятиядә Ан-2 очкычы югалган. Очкычта кимендә җиде кеше булган диелә.

Эзләү-коткару эшләре барышында очкыч төшкән булырга мөмкин урында ут ишарәләре күренгән.

Иртән ул урынга Ми-8 боралагы белән коткаручылар барачак.

Локит авылыннан Багдарин бистәсенә барганда югалган очкыч белән элемтә әлегә юк. Андагы кешеләргә ни булганы да билгесез.
XS
SM
MD
LG