Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда такырбашлар активлаша


Мондый рухтагы язулар Чаллы диварларында күренә башлады
Мондый рухтагы язулар Чаллы диварларында күренә башлады

Чаллы шәһәрендә шовинистик рухта язулар күренә башлады. Чаллы милләтчеләре такырбашларның активлашу сәбәпләрен Русия хакимияте сәясәте һәм милли хәрәкәтнең көчсезләнүеннән күрә.

Чаллының Гагарин урамында Муса Җәлил мемориалы, үзәк базар һәм һәм күн киемнәр сату кибете урнашкан. Кибетнең диварларында “Жидларны үтерегез”, “Чуркалардан бер әйбер дә сатып алмагыз”, “Русия – урыслар өчен” дигән язулар барлыкка килде. Бу язулар атна буе тора һәм көн саен аларга яңалары өстәлә.

“Чуркалардан бер әйбер дә сатып алмагыз” дигән язулар быел апрель аенда Чаллының 48-нче бистәсендәге базар тукталышларында күренгән иде. Аларны буяу белән укымаслык хәлгә китерделәр. Шуннан соң мондый язулар күренмәде. Бу сүзләрне язучыларга җәза бирү турында да хәбәрләр булмады. Менә ярты ел узгач, “Русия урыслар өчен”, “Жидларны үтерегез” дигән язмалар да барлыкка килде.
Чаллыдагы сәүдә үзәге диварларындагы язулар

“Мин янәшәдә генә яшим. Базарга барышлый шушы язуларны укып, гаять нәфрәтләндем. Шәһәрнең йөзе булырдай урынны пычратканнар. Язуларның эчтәлеге дә борчу уята. Монда урыс, татар, яһүдләрнең, чуркаларның ни катнашы бар. Без барыбыз да Русия халкы һәм бер милләт – русиялеләр. Мин монда 75 елдан бирле яшим, мондый хәлнең булганы юк иде. Бу хәлдә мәктәпне һәм ата-аналарны гаеплим”, диде Лидия Александровна (фамилиясен атауны кирәк санамады).

Татарстанда такырбашлар бармы?


Назыйм Гасанов Чаллыга 1996 елда Кабарда-Балкар республикасыннан күчеп килгән.

“Бу язулар мине тетрәндерде. Мин Татарстанда такырбашларның чәчәк атуын көтмәдем. Бу язуларны укыгач, сүземне дә әйтә алмаслык хәлгә килдем. Мин Саранскида укыганда, “скиннар” хәрәкәтен күп күрдем, һәм аның ни икәнен беләм. Мондый язуларга Татарстан хакимияте игътибар итсен, яшьләрнең буш вакытларын файдалы итеп уздыруга чаралар күрсен иде”, дигән фикерне әйтте ул.

ТИҮнең элекке рәисе, “Юлдаш” клубы җитәкчесе Зиннур Әһлиуллин шушы язулардан ерак булмаган урында эшли. Әлеге язуларны көн дә күрә һәм укый. Аның әйтүенчә, рус булмаган милләтләргә карата пычрак сүзләр язу арта бара.

“Бу күренеш татар милли хәрәкәтен бастырудан килә. Элек мондый нәрсәләр юк иде. Милли хәрәкәт көчсезләнде, нәтиҗәдә рус булмаган халыкка һөҗүм башланды. Минем уйлавымча, халыкларны бер-берсенә котырту башланды. Бу өстән килә. Баеган хакимият кеше игътибарын үзләреннән читкә җибәрү өчен эшли моны. Мондый язулар Чаллының яңа өлешендә дә бар иде. Аларны күренмәслек итеп буяу белән сыладылар.

Бу очракта көн саен язулар артып тора. Шуңа җаным әрни. Милли хәрәкәт каршы тормаса, Саранскидагы кебек, такырбашлар чәчәк атачак. Әлегә милли хәрәкәткә карата репрессия бара”, дип саный З.Әһлиуллин.
Сулдан уңга - Тәлгать Әхмәдишин, Назыйм Гасанов, Зиннур Әһлиуллин

Татарлар да “чурка”лар рәтендә

“Азатлык” хәбәрчесе татар яшьләре хәрәкәтендә танылган шәхес Тәлгать Әхмәдишин фикерен дә белде:

“Күңелдә авыр хисләр. Язуларда “чуркалар” дигән сүзләр татарга да кагыла. Көньяк халыкларының бездә сәүдә итүендә начарлык күрмим.

Монда Мәскәү сәясәте сизелә. В.Путин хакимияткә килгәч, шовинистик сәясәт алып бара башлады, һәм менә шундый язулар барлыкка килде. Шовинистик сәясәт мәктәпләргә дә үтеп керде. Татарга каршы булган тарих дәреслекләре белән укыту моңа мисал.

Мәктәпкә православ дине дә үтеп керде. Болар татарга карата начар караш уята. Югары уку йортларында кайбер укытучылар шовинистик фикерләрен студентларга җиткерә башлаган. Миңа бу хакта студентлар әйтте.

Мәскәү мондый сәясәтен туктатмаса, диварларга язу гына түгел, “үтерергә” дигән сүзләрен гамәлгә дә ашырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә безгә тату, бердәм булу зарур. Миңа кабарда кешесе әйтте: татарлар бердәм булса, мондый язулар булмас иде. Дөрес сөйли”, диде Тәлгать әфәнде.
XS
SM
MD
LG