Accessibility links

Латвиядә парламент сайлавы үтә


Латвиядә бүген Сейм-парламентка сайлау үтә. Балтыйк буендагы бу дәүләт соңгы финанс кризиста иң зур зыян күргән илләрнең берсе булды.

Йөз урынлык парламентка үтәр өчен 13 сәяси берлек көрәште. Күпчелек урыннарны Латвия халкының русча сөйләшүчеләре яклаган оппозициядәге “Килешү үзәге” һәм премьер-министр Валдис Домбровскис җитәкчелегендә хакимияттәге “Берлек” блогы вәкилләре алыр, дип фаразлана.

“Берлек”нең хакимияттә калу ихтималы югары. Премьер-министр җитәкчелегендә Латвия хөкүмәте Халыкара валюта фондыннан 10 миллиард долларлык кредит ала алды.

Парламентка 6-7 партия депутатлары үтер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG