Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия котлаулар кабул итә


Дөнья җитәкчеләре Германияне берләшүнең 20 еллыгы белән котлап Берлинга үз тәбрикләрен җибәрде.

Русия президенты Дмитрий Медведев бу вакыйганың әһәмияте Германия халкы өчен генә түгел, бөтен Европа халыклары өчен бүген дә кимемәде, дип белдерде.

АКШ президенты Барак Обама Германияне АКШның иң якын хезмәттәше һәм дусты дип атады һәм Берлин диварын җимерү эшендә батырлык күрсәткән алман хәрбиләрен искә алды.

1990 елның 3 октябрь көнендә салкын сугыш символларының берсе булган Берлин диварының җимерелүенә 11 ай тулганда ГДР рәсми төстә Германия Федератив Республикасы белән берләште.
XS
SM
MD
LG