Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау оппозициясе сайлау исемлегеннән алынуына каршы


Ижауда хакимияткә оппозициядә булган бердәнбер “Русия патриотлары” фиркасе шәһәр һәм район идарәләренә сайлауда исемлекләрдән алынуына каршылык белдереп бүген урам җыены оештырды. Пикетта 300ләп кеше катнашты, дип хәбәр ителә.

Узган атнада либерал-демократлар фиркасенең җирле бүлеге “Русия патриотларын” сайлауалды эшчәнлеге тәртибен бозуда гаепләп мәхкәмәгә бирде. Шимбә көнне хөкемдар Сергей Самоволькин “патриотларны” сайлаудан читләштерү карарын чыгарды.

Бүген оппозициягә үзәк мәйданга җыелырга комачаулап хакимиятләр мотоцикл мәктәбендә укучыларны чыгарды, диде оппозиция җитәкчеләренең берсе Андрей Коновал.

Урам җыенында чыгыш ясап, ““Русия патриотлары” фиркасенең Ижау бүлеге башлыгы, бәйсез “День” басмасы мөхаррире Сергей Щукин, “фиркане халыкка бушка газета таратып тавышларны сатып алу омтылышында гаеплиләр”, диде.

“Русия патриотларының” Ижау бүлеге “Бердәм Русия” фиркасен административ хокукларын файдалануы өчен аны сайлауалды көрәшеннән алуны сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG