Accessibility links

Кайнар хәбәр

Латвиядә күпчелек тавышны хакимият фиркасе алды


Латвиядә кичә узган парламент сайлавында халык биргән тавышларның 30%тан артыгын премьер-министр Валдис Домбровскисның хакимияттәге урта-уң “Бердәмлек” фиркасе алды.

Икенче урында – оппозициядәге “Килешү үзәге”. Аның өчен халыкның 25% тавыш бирде.

“Яшелләр һәм крестьяннар” берлеге 20% тавыш белән өченче урында. Сеймга тагын ике фирка керәчәк.

Хакимияттәге коалиция парламентта күпчелекне тәшкил итәчәк. Премьер-министр Домбровскис хөкүмәт төзергә әзер булганын белдерде.
XS
SM
MD
LG