Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:08

Самар татар милли хәрәкәте халыкка зур бәйрәмнәрен кайтарды. Шуларның берсе – “Сөмбелә” бәйрәме. Бәйрәмгә багышланган концертта җирле сәнгать төркемнәре, “Яктылык” мәктәбе укучылары, Казаннан килгән кунаклар чыгыш ясады, бу борынгы бәйрәмнең килеп чыгышы турында сөйләнде.

Тарихта түбәндәге мәгълуматлар сакланган: Петр I заманында кертелгән Юлиан җәдвәленә кадәр борынгы бабаларыбыз сигезенче айны зодиак җәдвәленә нигезләнеп, Сөмбелә дип йөрткәннәр. Татар халкында бу хакта әйтемнәр дә бар: “Сөмбелә туса, су суыныр”, “Сөмбеләдә урып ал, арышыңны чәчеп кал”.

"Яктылык" мәктәбе җыр-бию театры
Тантананы алып баручы Наилә Сабирҗанова бу уңайдан мондый фикерләр әйтте: “Сөмбел” сүзенең килеп чыгышы безнең эрага кадәр Азиядә яшәгән борынгы шумерларның мәдәниятына барып тоташа. Алар телендә “шумбул” – башак, “шуббултум” – сары башак дигән мәгънәгә туры килгән. Аннары бу сүз “сөмбел-сөмбелә” рәвешендә шумерлар белән аралашып яшәүче халыкларга күчкән”.

Сөмбелә – Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз аграр хуҗалык елын ачып җибәрсә, Сөмбелә аны йомгаклап куйган.

Бәйрәм истә калырлык итеп оештырылган


Быел Сөмбелә бәйрәменә зур көчләр тартылган. Гали авылының утыз кешедән торган “Чишмә” үзешчән сәнгать төркеме Сөмбелә тематикасын әдәби-музыкаль чыгышлар аша тасвирлады. “Яктылык” укучыларының бию театры халыкны таң калдырды, Илсөя Бәдретдинова халыкны дөрләтеп алды.

Авыл хуҗалыгы алдынгыларыннан Камил Маннанов
Яшь җырчы Рөстәм Асаев тоташтан ундүрт җыр башкарды. “Зәңгәр шәл” спектакленнән Булат җырын тамашачы аеруча җылы каршы алды. Салих Сәйдәшевның бу әсәрен Самар халкы сәхнәдән беренче мәртәбә тыңлады. Концерт тамашачаларының берсе Әминә Казакова бу уңайдан: “Бер Булат җыры яңгыраган өчен генә дә килүемә үкенмим”, диде.

Тамашаны карарга килгән Тәзкирә Иманаева: “Мин үзем Рөстәм Яхин җырларына мөкиббән булып яшәгән кеше. “Киек казлар,” “Оныта алмыйм”нарны башкарганда күкләрдә йөзде күңелләрем. Асаев – коеп куйган затлы артист. Шылдыр-былдыр такмакчылардан туйган идек инде”, дип концерт хакында фикерен белдерде.

Рөстәм Асаев үз репертуарына халык көйләрен кертүе дә тамашачыларны канәгать калдырды: “Рәйхан” җырын башкаргач, олысы да, кечесе дә дәррәү кул чаптылар.

Гали авылының атаклы гармунчылары
Рөстәм Асаев чыгышын Роберт Андреевның “Мин яратам сине Татарстан” җыры белән түгәрәкләде, һәм үзенә бер күтәренке рух тудырып, милли хисләрне көчәйтеп тә җибәрде. Бәйрәмне алып баручы Наилә Сабирҗанованың халык санын алуга багышланган сүзләре дә милләтпәрвәрлекне көчәйтте.

Бәйрәм сәхнәсеннән изге китабыбыз Коръәннән дә хезмәтне зурлап әйткән фикерләр ишетелде. Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хезмәтне данлап: кеше дөньяда эш белән бәхет тату өчен яратылган, икмәкне хөрмәтләгез дигән сүзләре әйтелде.

Халык зыялы артистларга мохтаҗ

Самарда татар концертларын оештыручы Флорида Локманова да чарадан канәгать калуын белдерде: “Без бүген яңа җырчыны таптык. Классик тавышлар сагындырды. Яңа дәвер ачыла. Сәхнәгә консерваториядә белем алган җырчылар килә. Бу – зур шатлык. Акапеллага башкарган җырлар үзәккә үтә”.

Гали авылы мәдәният сарае мөдире Сания Әхмәдиева: “Самар халкына ризыклар гына җитештереп калмыйбыз, без әле рухи азык та алып килдек. Самар милли хәрәкәте җир кешеләрен онытмаганнарына куанабыз. Безне дә рухландыралар. Бу програмыбызны авылларда да күрсәтәчәкбез”, диде.
Казан кунагы - Рөстәм Асаев

Рөстәм Асаев: “Сөмбелә бәйрәмен мин әле Самарда гына күрдем. Күренеп тора: халык бу бәйрәмне белә һәм ярата. Залдан уңай көчләр сирпелә. Тамашачы ләззәтләнә белә. Артист өчен бу – бәхет. Артист милләт зыялысы исемен күтәрергә тиеш. Ул сәхнәдә дә, сәхнә артында да милләткә үрнәк булырга тиеш”, диде.

Мәдәният министры Ольга Рыбакова: “Татарстан Самар губернасы белән төбәкара элемтәләрне көчәйтә. Без моңа шатланабыз. Самар хөкүмәте милли мәдәниятларны үстерүгә зур игътибар бирә. Сөмбелә татар мәдәниятының яңа битен ачты”, дип фикерен белдерде.

Сөмбелә бәйрәме укытучылар көненә туры килде. “Яктылык” укытучыларын сәхнәгә күтәреп, аларга карата иң җылы сүзләр әйтелде, милли хәрәкәт әгъзалары тарафыннан аларга бүләкләр тапшырылды.

XS
SM
MD
LG