Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Распадская” шахтасында тагын бер мәет табылды


Кемерово өлкәсендә шартлаулар булган “Распадская” күмер базында югалган тагын бер шахтерның мәете табылды. Ул шахтадан якшәмбе көнне чыгарылган.

Шимбә көнне элек хәбәрсез югалган дип саналган тагын биш шахтерның мәетләре табылган иде.

9 майга каршы төндә шахтада булган ике шартлау нәтиҗәсендә һәлак булганнарның саны 74кә җитте.
XS
SM
MD
LG